Реклама
Казанда вак таш төягән «КАМАЗ» багана белән коймага бәрелгәннән соң бер ягына ауган.
«Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, авария бүген кичке сәгать дүртенчедә Клара Цеткин урамында 30нчы йорт каршында булган. Якынча мәгълүматлар буенча йөк машинасы йөртүчесе идарә итә алмаган, автомобиль багана белән коймага бәрелгәннән соң бер ягына ауган.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында «КАМАЗ» арбасындагы вак таш тротуарга һәм юлга түгелгән.
«Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Хәзер юлга түгелгән вак ташны җыеп алалар», — дип ачыклык кертте ЮХИДИ. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/07-04-2021/kazanda-vak-tash-t-yag-n-kamaz-baganaga-b-relg-n-m-augan-5818065
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз