Казанда хәрби комиссариатны яндырырга теләгән укучы кызга карата суд эше башланды
Хәрби комиссариатка ут төртүдә гаепләнүче унберенче сыйныф укучысы эше буенча Казанның Совет район судында эш башланды.
Тикшерүчеләр фикеренчә, октябрь аенда кыз, янучан катнашма тутырылган берничә шешә алып, хәрби комиссариат янына юл тота. Иртәнге сәгать дүрттә ул бинага кулдан ясалган гранаталар ыргыта башлый, ләкин аларны бинага кадәр атып җиткерергә аның көче җитми. Нәтиҗәдә, яндыргыч катнашма бина янындагы үләнне генә яндырган.
Тиздән укучы кызны тоткарлыйлар. Анда тагын бер шундый шешә була, ул аны кулдан ясалган граната буларак кулланырга ниятләгән.
17 яшьлек кызга милекне аңлы рәвештә юк итүгә омтылу маддәсе буенча гаепләү белдерелә, аны тикшерү вакытына өй арестына җибәргәннәр. 2023 елның 30 мартында аңа 18 яшь тулачак.
Бүген судка гаепләнүченең укытучыларын һәм сыйныфташ кызларын чакырдылар. Гаепләнүче үзе әти-әнисе һәм адвокаты белән килгән.
«Ул гаебен таный. Әлегә без бернинди комментарий бирмибез, суд әле башланды гына», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә кызның әнисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев