Реклама
Төп бәйрәм чаралары «Казан» гаилә үзәге янында һәм шәһәр паркларында узачак.
Казан Башкарма комитеты төп яңа ел чаралары узачак биш мәйданчыкны раслады. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган карардан билгеле булды.
Шулай итеп, «Казан» гаилә үзәге территориясе, Дәрвишләр бистәсендәге сквер һәм «Калейдоскоп», «Наратлык» һәм «Крылья Советов» парклары бәйрәм чараларын үткәрүнең төп урыннары булачак.
Мәйданчыкларны яңа елга бизәячәкләр, анда куркынычсызлык, шул исәптән янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителәчәк. Моннан тыш, чаралар вакытында мәйданчыкларда табиблар кизү торачак.
Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз