erid:2VtzquqpS7d
Казандагы тагын бер югары уку йорты мәҗбүри вакцинация кертте
Яңалыклар

Казандагы тагын бер югары уку йорты мәҗбүри вакцинация кертте

Әлеге мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре 25 августка кадәр ковидтан вакцина ясарга тиеш була

КНИТУ-КАИда укыта торган педагоглар, гомумән, югары уку йортының барлык хезмәткәрләре дә коронавирустан вакцина ясарга тиеш була. Уку йорты ректоры вазыйфасын башкаручы Тимур Алибаев шундый карар имзалаган. 
Хезмәткәрләр вакцинаны 25 августка кадәр ясатырга тиеш дигән шарт куела.

Билгеле булганча, Россия президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazandagy-tagyn-ber-yugary-uku-yorty-mbri-vaktsinatsiya-kertte


Арча хәбәрләре

Нет комментариев