erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Кемдер минем турында «бала таба алмаячак» дип сүз чыгарган», яки Рамазановлар концертында күргәннәрем

Казанда татар эстрадасының популяр дуэты Зинира һәм Ризат Рамазановларның өстәмә концерты узды. Узган ел карый алмагач, быел барып карарга тәвәккәлләдем. Дөресен генә әйткәндә, Рамазановларның концерты болай ук шәп булыр дип уйламаган идем. Тамашачы да бик ярата икән аларны (»Шәһри Казан� », Эльвира Шакирова) .

 

Рамазановлар концертының уңышы нәрсәдә соң? Беренчедән, репертуарда. Җырларының күп өлешен танылган композитор Айдар Тимербаев язган. Ул аларның продюсеры да бугай әле. Җырлары, чынлап та, матур. Тыңлап туймаслык. Гыйбрәтле, тирән эчтәлекле җырлар да бар.

Икенчедән, Ризатның җор телле булуында. Аның яхшы алып баручы икәнен белә идем, әмма мәҗлес алып бару белән концерт алып бару - икесе ике төрле әйбер. Һәр җырның диярлек үз тарихы бар. Ризат әнә шулар турында да сөйләде. Аннан соң тормышларында булган кызык хәлләрне дә искә алдылар.

Ризатта импровизация дә көчле. Залдагы теләсә кайсы тамашачы белән уртак тел табып, кирәк икән көлдерә дә, кирәк икән төрттерә дә белә. Монысы да миңа яңалык булды. Рамазановларга алып баручы кирәк тә түгел, үзләре дә булдыра. Зинира да әкренләп бу өлкәгә "кереп бара". Әмма сөйләү белән сөйләүнең дә аермасы бар. Ризат, мәсәлән, җөмләләрен дөрес, төзек итеп әйтә. Чыктым аркылы күпер түгел, кыскасы.

Рамазановлар һәрвакыт сәхнә киемнәре белән аерылып торды. Бик зәвыклы, үзенчәлекле итеп тегелгән алар. Беләм, Зинираны эстраданың танылган бер артисты белән чагыштыралар. Янәсе, ул аннан күреп шулай киенә, чәчләрен ясый. Булмагае соң?! Аны да эшли белергә кирәк бит әле! Һәм эшләгән очракта да кемгәдер килешмәскә мөмкин! Ә Зинирага килешә.

Җырларның тарихы турында яза башлаган идем бая. Ике җырның тарихы аеруча күңелгә тиде. Ризат сөйләгәндә, күземә хәтта яшьләр бәреп чыкты. Шуңа күрә бу ике тарихны язмый булдыра алмыйм.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Саубуллашыйк" дигән җырның тарихы болай: "Бервакыт Кушнаренко районыннан Роза апа шалтыратты. Тавышы бик борчулы иде. Ул болай диде: "21 яшьлек улым Украинадан үлеп кайтты. Яңа гына аны җирләп кайттык. Бер туганым да калмады, нишләптер сезгә шалтыратасым, тавышыгызны ишетәсем килде. Чөнки сезнең җырлар - киңәшчем дә, сердәшчем дә. Ул баланы рәхәт күреп үстермәдем. Ике яшендә ятим калды, әтисе үлеп китте. Тол хатынның тормышы авыр инде аның, ләкин авырлыкларны улым белән бергә җиңдек. Бәләкәй чагында улым: "Әни, син бер дә борчылма. Үсеп, күп итеп акчалар эшли башлагач, сине шифаханәгә җибәрермен. Кеше мунчасына йөрмәбез, үзебезнекен салырбыз", - дип мине гел тынычландыра иде. Кызганыч, улым вакытсыз гүр иясе булды. Шуңа үкенәм, улым белән кешечә саубуллаша да алмадым. Өч ел буе Казанның танк училищесында укыды, аннары 7 ай буе телефоннан да сөйләшә алмадык. Кеше гомере бигрәк кыска. Исән чагында кешенең кадерен белергә кирәк, дигән җыр яздыра алмассыз микән?" - дип сорады ул. Әлбәттә, аның үтенечен тыңладык. Өч көнлек дөнья дип сөйләшә идек. Өч көнлек түгел, бер көнлек дөньяда яшибез. Кеше бүген бар, иртәгә юк. Кешене үлгәч кенә сагына башлыйбыз шул", - дип сөйләде Ризат.

"Нахак сүз" җырының тарихы да тетрәндерде. "Түбән Кама шәһәрендәге концерттан соң, яныбызга күп итеп күчтәнәч белән бер ханым килде. "Эх, сез бит әле шундый яшь!" - дип үзенең яшьлеген сөйләп китте ул. "Авылда без бик матур пар идек, өйләнешергә хыялландык. Көннәрдән беркөнне миңа операция булды һәм шушы операциядән соң авылда кемдер минем турында "бала таба алмаячак" дип нахак сүз чыгарган. Бу сүзне егетнең әнисенә ирештергәннәр. Ә ул исә улына: "Минем оныклар сөясем килә, аның белән бүтән йөрмисең", - дигән. Кич чыгабыз, миннән качып йөри, бернәрсә дә аңлатмый. Бер атнадан соң армиягә китәчәген белдем. Озатырга бармыйча булмый бит инде. Шунда дус кызым колагыма гына теге нахак сүзне әйтте. "Синең турында шундый сүз йөри", - диде. Гарьләндем, еладым. "Берүк ышанма бу сүзгә. Бу - ялган сүз, нахак сүз. Мин сине армиядән көтәрмен", - дип тезләнеп елый-елый сорадым. Ә ул борылып та карамады. Ахыр чиктә гарьлегемнән кычкырып калдым: "Менә күрерсең, син армиядән кайтышка, минем ирем дә, балам да булачак!" - дидем. Ике ел вакыт узды, үз сүземдә тордым. Ирем дә, балам да бар иде. Биш ел буе артымнан йөрде, "бергә булыйк, баланы да үземнеке кебек тәрбиялим", - диде. Ләкин гомерем буе яратмаган кеше белән яшәсәм дә, йөрәгем аны гафу итә алмады. Еллар үткәч шуны ишеттем: хәмер белән мавыгып, үзенә кул салган", - диде ханым. Без бу җырны гыйбрәт өчен җырлыйбыз. Кеше турында нахак сүз сөйләмик, нахак сүзләр ишетергә язмасын".

Ризат Рамазанов мобилизация вакытында концерт куйган артистларны тәнкыйтьләүгә үз фикерен әйтте. "Мобилизация башланды дип берегез дә эшен туктатмады. Кемдер - укытучы, кемдер - табиб, кемдер - шофер. Аллаһка шөкер, барыгыз да матур гына эшләп йөрисез. Сәхнә - безнең яратып эшләгән, укыган эшебез. Төркемдә - 16 кеше, барысының да гаиләсе бар. Бөек Ватан сугышы елларында да әби-бабаларыбыз җырсыз-моңсыз тормаган. Тылдагы кешегә җыр көч, дәрт, дәрман биргән. Хәрби операциягә киткән егетләр исән-сау әйләнеп кайтсын дип телибез. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын".

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/kemder-minem-turynda-bala-taba-almayachak-dip-sz-chygargan-yaki-ramazanovlar-kontsertynda-krgnnrem

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X