erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КФУның яңа ректоры билгеле

22 марттан Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп Дмитрий Таюрский билгеләнгән ("Ватаным Татарстан")

 

Моңа кадәр бу вазыйфаны Илшат Гафуров биләвен искә төшерик (ул яллап кеше үтерүдә шикләнелеп кулга алынды). 21 марттан аның белән хезмәт килешүе өзелгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дмитрий Таюрский Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Вузда 30 елдан артыграк эшләгән. Гомуми физика кафедрасы доценты, физика факультеты деканы, КФУ Физика институтының мәгариф эшчәнлеге буенча директор урынбасары, КФУның фәнни эшчәнлеге буенча проректоры вазыйфаларында хезмәт куйган.
“Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X