erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хатның нинди ният белән язылуын Аллаһ кына белә»: мөфти гаепләүләргә җавап бирде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан мөселманнары корылтае алдыннан Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдиннең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка язган хатында булган дәгъваларга үз фикерен белдерде.

 

 Әссәләмәгаләйкүм, Камил хәзрәт!

 Вәгәләйкүм әссәләм.

 Очрашуга килүегез өчен рәхмәт. Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте корылтае алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларында Равил Гайнетдиннең Татарстан Президентына язган хаты пәйда булды һәм актив рәвештә тикшерелә. Бу уңайдан нәрсә әйтә аласыз?

 Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Рамазан ае якынлашып килә, шуңа күрә минем бу хатны язган кешеләрнең гамәлләренә бәя бирәсем килми. Әмма кайбер өлешләре буенча фикеремне әйтә алам. Дөресен әйткәндә, Россия мөселманнары Дини нәзарәте безнең мөфтият башкарган эшләр турында тулысынча хәбәрдар түгел яки алар моны күрергә теләми дигән тойгы калды миндә.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасыннан башлыйсым килә. Бу Татарстан Диния нәзарәте әзерләгән Коръән мәгънәләренең беренче тәрҗемәсе булды. Бу төрле белгечләр — Коръән-хафизлар, татар һәм гарәп филологлары, кырат, фикх, гакыйдә буенча белгечләрнең 7 еллык күмәк эшчәнлеге нәтиҗәсе. Коръән мәгънәләренең тәрҗемәсен татар һәм иске татар телендәге, аеруча Ногмани, Мөхәммәт Садыйк ибн Шах Әхмәт Иманколый Казанлының «Тәсхилел-Бәйән», Шәйхелислам Хәмидинең «Әл-Иткан» тәфсирләренә, шулай ук гарәп һәм төрек телләрендәге тәфсирләргә, шул исәптән Әл-Мәхәлли һәм Ас Суютиның «Тафсир Аль-Җалялейн» һәм шәех Мөхәммәд әл-Уфиның «Коръән Мәҗид», «Ат-Табари, Әл-Матуриди, Ибн Касир, Әл-Куртуби, Ан-Насафи, Алуси хезмәтләренә таянып әзерләдек. Бу ислам әдәбиятының мәшһүр хезмәтләре! Моннан тыш, эш барышында безнең белгечләр хәзерге заман тәфсирләренең авторлары - Рабит Батулла, Фәрит хәзрәт Сәлмән, Габделбари хәзрәт Исаев тәҗрибәсенә дә мөрәҗәгать итте. Тагын бер татарча тәфсир нигә кирәк булды дип сораучылар да табылыр. Инкыйлабка кадәр бастырылган тәфсирләрдә бер проблема да юк. Ләкин хәзерге татарларның иске татар телен аңлау белән бәйле проблемалары бар. Шуңа күрә Коръән мәгънәләрен хаталарсыз хәзерге татар телендә бастырып чыгару ихтыяҗы туды.

 Шулай да Равил Гайнетдин хатында нәкъ шушы хата турында сүз бара. Әлеге дини-фәнни мәсьәлә һәм ул киң катламга бик аңлашылып бетми. Аның асылы нидә?

 Данлыклы татар дин галиме Мөхәммәт Мурат Рәмзи үз вакытында имам Раббаниның «Мәктүбат» китабын тәрҗемә иткән. Кереш сүздә ул: «Әлеге әсәрне укыган гадел кешеләр мине вак-төяк җитешсезлекләр өчен хөкем итмәс һәм табылган хаталарны төзәтер дип өметләнәм. Һәр төрле кимчелектән азат, пакь Аллаһ бары тик Үзенең китабы гына бер хатасыз булуын теләгән… Шулай ук мин дә кешеләр тәнкыйть утына тотмаслар һәм шелтәләмәсләр дип өметләнәм. Чөнки башкаларның җитешсезлекләрен эзләү — ул надан һәм түбән кешеләргә хас сыйфат… Мондый сөйләшүләр һәм гаепләүләр бөек галимнәр турында начар уйларга да китерергә мөмкин. Ә бу исә һәлакәтне аңлата. Шуңа күрә мондый әйберләрдән сакланырга кирәк», - дип язган. Без дә «Каләм Шәриф» тәфсиренең татарча һәм русча вариантларының беренче битләрендә үк укучыларга бу хезмәтләрне яхшырак итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек, хаталар һәм язмалар турында барлык теләк-мәгълүматны marketing@huzur.ru адресына җибәрүләрен сорадык. Кешеләрнең үз кисәтүләрен әйтүе нормаль күренеш.

Равил хәзрәтне Коръән тәрҗемәсенең тексты түгел, ә бер аятькә бирелгән искәрмә (сноска) борчуга салган. Сүз уңаеннан, тәфсирне әзерләү ачык рәвештә алып барылды. Презентацияләр үткәрелде, шул исәптән Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиллегендә дә булды, анда Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты. Әмма бер генә тәкъдим дә, кисәтү дә килмәде.

Аллага шөкер, тәрҗемә текстында хаталар юк. Әлбир хәзрәт Крганов, Нәфигулла хәзрәт Аширов, Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов, Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте һәм башкалар әлеге басмага үзләренең уңай бәяләмәләрен бирделәр.

Безнең «Каләм Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә”дә «ан-Назиʼат» сүрәсенең бишенче аятенә бирелгән искәрмәдә «Эшләрегездә өметсезлеккә бирелсәгез, кабер ияләреннән ярдәм сорагыз» дигән гыйбарә бар. Бу сүз Коръәннең үткәндәге абруйлы тфәсирләреннән — әл-Байдави тәфсиреннән, шулай ук имам Фәхретдин ар-Рази тәфсиреннән алынган. Без монда үзебез уйлап чыгарып берни дә язмадык. Бу гыйбарә нәрсә аңлата? Галимнәр әйтүенчә, ул түбәндәгене аңлата: әгәр өметсезлеккә биреләсез икән, эшләрегез алга бармаса, комсызлык өстенлек алса, дөньяви байлыкларга һәм дан-шөһрәткә тартылсагыз, кабер ияләреннән ярдәм сорагыз, аларга мөрәҗәгать итегез диелә, ягъни аларга карагыз — алар бу дөньяны ташлап киткән, барлык теләк-омтылышларын калдырган, каберләрендә үзләренең хак гамәлләреннән башка, бер юлдаш та, дуста юк. Аларның хәленнән сабак алыгыз!» Бу сүзләрдә күп аллалыкка өндәү бармы әллә?! Алдарак әйткәнемчә, мондый гаепләүләр — миңа һәм «Каләм Шәриф”не әзерләгән бөтен коллективка яла ягу. Нәкъ шуңа күрә басманы белгечләр яклап чыкты. Мәсәлән, танылган ислам дине, фикх (ислам хокукы) һәм усуль-Фикх (ислам хокукы нигезләре) фәне буенча белгеч, шулай ук Акид фәне буенча (Ислам дине), шәригать фәннәре докторы, Болгар ислам академиясе укытучысы Шәех Сәйф ибн Али әл-Асри һәм Россиянең иң танылган вәгазьчеләренең берсе, Әбу Али әл-Ашари. Болар белгечләр! Алар әйткәнчә, тәфсир традицион ислам карашларына тулысынча туры килә.

Бу искәрмәне ике төрле аңларга мөмкин булуы белән килешәм. Һәм без киләсе басмада бу искәрмә белән ничек эшләргә кирәклеге турында ачыктан-ачык хәбәр иттек, хезмәттәшләребез һәм күренекле галимнәр белән киңәшләшәчәкбез дидек. Бәлки, аны бетерербез яки элек эшләгән кебек бу моментны аңлатырбыз. Һәрхәлдә, кешеләрнең максатлары һәм ниятләре билгеле булачак, кемнең нәрсәгә омтылуы ачыкланачак көнне Аллаһы Тәгалә барыбызны да хөкем итәчәк. Без бит, «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»не бастырып, татар халкына файдалы булырга, Аллаһ ризалыгына омтылдык һәм омтылабыз.

 Равил хәзрәт «Хозур» нәшрият йортын да тәнкыйтьләде. Янәсе, монда басылып чыккан әдәбиятка ислам доктринасына каршы килә торган нигезләмәләр кертелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Беренче чиратта шуны әйтәсем килә, Татарстан Диния нәзарәте чыгарган барлык басмалар да абруйлы галимнәрдән торган экспертлар советы аша уза. Шуны да әйтәсем килә, «Хозур» нәширлек эше кысаларыннан күптән чыкты инде. Бүген ул — Россиядәге иң зур мөселман медиахолдингларының берсе. Анда китаплар гына чыгарылып калмый, ә Хозур ТВ, «Азан» радиосы, ислам порталлары эшли, вакытлы басма матбугат чыга, социаль челтәрләрдәге аудитория якынча 2 миллион кеше. Бу алгарыш соңгы 4 елда ясалды. Шушы вакыт эчендә без гомуми тиражы 360 мең нөсхә булган 163 исемдәге китап чыгардык. Тагын кайсы мөфтият шундый эшләр башкара? Һәм без башка дини идарәләр белән дә тәҗрибә белән уртаклашабыз. Сүз уңаеннан, нәкъ менә «Каләм Шәриф”нең русчасы да, татарчасы да бестселлер булып санала. Чыгарылган барлык китапларның яртысы диярлек — татар дини һәм классик хәнәфит мирасы хезмәтләре булып тора! Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең бөтен эшчәнлеге Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе нигезендә алып барыла. Бу безнең Уставта язылган. Мәдрәсәләр һәм ислам югары уку йортлары өчен эшләнгән барлык белем бирү стандартларыбыз хәнәфи мәзһәбе кысаларында язылган. Һәр ике ел саен уза торган имамнар аттестациясе системасы да хәнәфит вәгазьчеләрен әзерләүгә юнәлдерелгән. Шаһәдәтнамә, ягъни дини эшчәнлек алып баруга хокукны безнең хәзрәтләр бары тик Диния нәзарәтендә шундый аттестация узып кына ала.

 «ИСЛАМ ҺӘМ ТАТАР ДӨНЬЯСЫ: үсешнең концептуаль нигезләре» (2013), «Россия мөселманнарының социаль доктринасы» (2015) кебек концептуаль документлар нигезендә дә Хәнәфит галимнәренең хезмәтләре ята. Алар Россия татар дин әһелләре форумында Россия Диния нәзарәте вәкилләре тарафыннан да кабул ителде, алар татар дини мирасы позициясенә һәм замана таләпләренә нигезендә әзерләнде.

Мәчетләр каршында оешкан курслар, мәдрәсәләр, Россия Ислам университеты, Болгар Ислам академиясе, ислам дини белеме буенча совет үзләренең эшчәнлеген хәнәфи мәзһәбе буенча алып бара.

Моннан тыш, 2015 елны без Татар дин галимнәре елы, 2016 елны — Хәнәфи мәзһәбе елы, 2017 елны — Баруди елы, 2018 елны — Мәрҗани елы, 2020 елны — Туган тел елы дип игълан иттек. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татарларга чит-ят булган идеяләр өчен урын юк!

Шул ук Мурат Рәмзи дә, Идел буе мөселманнары инкыйлабка кадәр үз карашларында сөннит-матуридилар, ә гамәлдә — хәнәфитләр булган дип язган. Шәригатькә туры килә торган фикхтагы Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәдә матуриди мәктәбе һәм тасаввуф (суфыйчылык) — татарлар өчен традицион Ислам моделе булып санала да инде. Бу 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар дин галимнәре алга сөргән традицион Ислам.

 Ә алайса ни өчен Равил хәзрәт суфыйчылык галимнәрен секта дип атый?

 Суфыйчылык гыйлеме яки тасаввуф — татар тарихының һәм рухи мирасының бер өлеше. Һәм бу хакта Бохара мәдрәсәсендә укып чыккан һәр татар шәкерте белә. Равил хәзрәт үзе дә шушы мәдрәсәдә укыган. Данлыклы татар дин галимнәре: Мәрҗани, Баруди, Зәйнулла ишан Рәсүлев — барысы да суфый булган. Бу татарлар өчен чит идеология түгел. Хәтта татар әдәбияты да суфыйчылык белән сугарылган! Ничек инде, хәзер заманага ярарга тырышып, татар ишаннарының барысын да сектант дип атаргамы? Бу бит аларның рухына һәм хезмәтләренә хыянәт итү була! һәм мин белем алган мәдрәсәдә дә мөгаллимнәр татар шәехләрен бик хөрмәт итә, аларның исемнәрен белә иде. Кызганыч, бүгенге татарларга караганда яхшырак беләләр. Мин укыган «Ислам-ага» мәдрәсәсе — секта түгел, ә белем бирү оешмасы. Һәм ул — минем белемемдәге бер баскыч кына. Аннан соң мин Россия Ислам университетында укыдым, Болгар Ислам академиясендә Зәйнулла ишан Рәсүлев буенча магистрлык диссертациясе якладым, хәзер докторлык диссертациясе язам, параллель рәвештә КФУда укыйм. Һәр мөселманга тиеш булганча, алга таба да укуымны дәвам итәчәкмен.

 Ничек уйлыйсыз, Равил хәзрәт бу ачык хатны ни сәбәпле чыгарды икән?

 Чын ниятләре турында фаразларга теләмим, ләкин корылтай алдыннан очраклы гына килеп чыкмагандыр. Образлы итеп әйткәндә, Равил хәзрәт Россиянең барлык мөселманнары исеменнән хәбәр итүне «хосусыйлаштырырга» тырыша, әмма бу бүгенге чынбарлыкны чагылдырмый.

Бу хат турында мин матбугатта укып белдем. Татарстан Президенты Аппаратына рәсми рәвештә барып җиткәнче, бу хакта рассылкаларда барлыкка килде һәм Россия Диния нәзарәте сайтында да чыкты. Бу да кайбер нәрсәләр турында сөйли.

Инша Аллаһ, дүшәмбе көнне миңа мең ярым имам алдында 4 ел эшчәнлегем өчен хисап тотарга туры киләчәк. Алар мине Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелегенә сайлады һәм бергәләп күп кенә инициативаларны гамәлгә ашырдык. Мөселман өммәтендәге хәлләр белән кызыксынган кешеләр доклад белән мөфтият сайтында таныша алачак.

Димәк, хатның чынлыкта нинди ният белән язылганын бер Аллаһ кына белә. Ә Равил хәзрәткә сәламәтлек һәм Рамазан аен хәерле итеп уздыруны телим! Подробнее: https://intertat.ru/news/religion/09-04-2021/hatny-nindi-niyat-bel-n-yazyluyn-alla-kyna-bel-m-fti-gaepl-l-rg-avap-birde-5818559

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X