erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кыз ир-атка караганда күбрәк акча эшли. Нишләргә?

Статистика буенча, акча җитешмәүчәнлек – гаиләдә чыккан җәнҗалларның төп сәбәпчесе. Россиядә яшәүче хатыннарның күбесе үз ирләренең хезмәт хакыннан канәгать түгел, чөнки ул хәтта "иң кирәкле" чыгымнарга да җитми! Ир хатыныннан азрак акча эшләгән очраклар – гаилә иминлеге өчен иң куркынычы, чөнки бу очракта иргә дә, хатынга да авыр...

Бичара ир
Әгәр дә ир кеше хатынының акча эшләвенә тискәре мөнәсәбәттә булса, проблема тагын да катлаулылана. Мәсәлән, "Москва слезам не верит" фильмын  хәтерлисезме, Гоша сөйгән ярының директор булып чыгуын һәм аннан да күбрәк акча алып эшләвен белгәч ничек кәефсезләнгән. Хәтта әрнүдән чыгып та киткән иде...
– Ир-атны килеп туган вазгыять түзеп булмаслык дәрәҗәдә чыгырыннан чыгарса, бәлки аңа яңа эш яки яңа керем чыганакларын эзләргә кирәктер, – дип киңәш итә психолог Регина Гайсина. – Бу вазгыятьтә хатын-кызларга киңәш бирү катлаулырак. Әгәр дә ирегез канәгатьсезлек белән беррәттән өстәмә керем чыганаклары эзләп хәлне яхшыртырга тырыша икән, сабыр итегез. Ирегездән шелтәләр генә ишетәсез икән (фатир җыештырылмаган, аңа һәм балаларга игътибар җитми, аш-суны сирәк әзерлисез), башта моның чын сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Чыннан да, ирегез килеп туган хәлгә бәлки бик тә шаттыр: бер яктан - матди проблемалар булмау, ә икенче яктан - тормышта тупланган барлык канәгатьсезлекләрне хатынга аудару өчен менә дигән сәбәп килеп чыгу. Һәрхәлдә, иң беренче чиратта, сезгә ирегез белән сөйләшергә кирәк, аңа үзегезгә карата мондый мөнәсәбәтнең ошамавын аңлатыгыз.

Икенче яртыгызның дәгъвалары эш аркасында гаиләгезгә вакыт калмавына кагылса, уйланырга кирәк: эшегезгә шул кадәр вакыт һәм көч сарыф итүегез дөрес һәм урынлымы икән? Хатынының югары хезмәт хакы матди проблемаларны хәл итәргә ярдәм итсә (кредитлар түләү, балаларны укыту һәм башка чыгымнар), алардан баш тарту – иң кулай юл түгел, бу мәсьәләдә утырып сөйләшергә кирәк.

"Ипи һәм сөт кенә сатып ала иде"
Олеся тарихы:
— Айдар белән очраша башлаган вакытта, миңа нибары 19 яшь кенә иде, ярты елдан соң без өйләнештек. Улыбыз туды. Ул чагында безнең арада бернинди финанс мәсьәләсе да юк иде. Айдар нык кызу кеше, һәрвакыт аныңча гына булуын ярата. Артыгын әйтә дә һәм шуның аркасында берәрсе белән сугышып китә. Чын ир-ат, кыскасы. Шуның аркасында төрмәдә өч ел  утырып чыкты. Аннан чыккач, дуслары ярдәмендә үз эшен булдырды, автосервиста эшли башлады. Ә мин кабинет арендалап, эпиляция һәм керфекләр ясарга керештем. Берничә елдан соң эшем сизелерлек дәрәҗәдә акча китерә башлады, күңел ачулар, сәфәр итү, яңа фатир, матур киемнәр турында уйлый башладым. Ләкин Артурның моңа акчасы юк иде, янәсе, ул "эштә". Аны ачуландырмас өчен банкта счет ачып, сиздермичә генә акча җыярга тотындым. Пандемия башлангач, аның эше тагын да начарланды, көнкүрештә бу тиз генә чагылмады. Әмма әкренләп үзгәрешләр яхшы ук сизелде. Мәсәлән, ул имештер, азык-төлек сатып алырга "оныткан", эштән кайтып килгән чагымда, мин сатып алсын өчен махсус шалтырата башлады. Хафаланырлык әйбер юк та кебек. Әгәр дә азык-төлек сатып алуын сорасаң, икмәк, сөт сатып ала иде анысы. Әмма алар белән генә тамак туймый, ите дә, ярмасы да, балага яшелчә, җиләк-җимеше дә кирәк. Фатир өчен коммуналь түләүләр буенча сораулар башланды. Ирем әйтүенчә, акчам бар икән, димәк, аларны мин түләргә тиеш. Ул вакытта инде безнең мөнәсәбәтләр бары ЗАГС кәгазендә генә калды. Эштән арып-талып кайтам, ә ул кухняда кичке аш көтеп утыра. Суыткычта икмәк, сөт, йомырка бар. Соң, ал да берәр ни әмәллә инде. Бервакыт ачуымны чыгаргач, барысын да әйтеп ташладым, үз өстенә барлык өй эшләрен алуны сорадым һәм шул вакытта, гаиләне финанс ягыннан үзем тулысынча тәэмин итәчәкмен, дидем. Ә аннары, вазгыять үзгәргәч, рольләр белән алмашыначакбыз, дип өстәдем. Ул ризалашты, ләкин тагын да биреште, барысын да эленке-салынкы эшли иде. Һәм мин үземнең күбрәккә лаеклы булуымны аңладым. Кешене вакытлы финанс мәсьәләсе шулай сындырган икән, аның белән тагын да катлаулырак тормыш кыенлыкларын үтәрсең дип көтәргә кирәкми. Без аерылыштык. Миңа калса, финанс мәсьәләсен бары тик чын парлар гына җиңәргә мөмкин.

«Ир урынына үзем калдым»
Мөгаен, иң күңелсез хәл ире кинәт эшен югалткан гаиләләрдә барлыкка киләдер, аннары бу вакытлы эшсезлек даимилеккә әверелә. 
- Ирем инде елдан артык эшләми, - дип сөйли Айсылу. - Эштән кыскартылганнан соң беренче айда ул эш эзләргә тырышып карады, барлык дуслары һәм танышларыннан сораштыргалады. Ләкин ул беркайчан да аеруча тырышлык һәм хезмәт сөючәнлек белән аерылып тормаганлыктан, аңа эш белән ярдәм итәргә берәү дә ашыкмады. Берничә айдан соң аның күңеле сүрелде, ул эш эзләүне туктатты һәм хәзер өйдә генә утыра. 39 яшь аңа. Вакытлы эш табу өчен мөмкинлек бар бит дигән сүзләрем җәнҗал белән тәмамлана. Ул "мин аңгыра түгел", "эш сорап йөреп, түбәнсенеп йөрергә  җыенмыйм" һәм "берничә тиен өчен эшләргә теләмим" дип кычкырына башлый.

Шунысы гаҗәп: элек, икебез дә эшләгән вакытта, ул миңа еш кына хуҗалык эшләрендә булыша торган булса, хәзер фатирны тузан суыртырга дигән үтенечемә дә протест белдерә: янәсе, йорт хезмәтчесе булып ялланмаган. Без бер-беребездән ераклаша барабыз, һәм мин аның бөтенләй чит кешегә әверелүе турында еш кына уйланам, аның янында мине уртак кызыбыз гына тотып тора.

 

Реклама

«Өч эштә эшлим»
Илгизә белән Марсель Казанга Чаллыдан күченеп килгәннәр. Өч балалары бар.
— Ирем бюджет оешмасында эшли, хезмәт хакы 20-25 мең, мин шәхси предприятиедә хезмәт куям, минеке 30 меңнәр чамасы чыга. Әмма бу да җитми,  үз торагыбыз булмаганлыктан, кредитка ипотека алдык. Аена 27 мең түлибез. Моннан тыш, коммуналь хезмәт, машина кредиты, балалар бакчасы өчен түләүләр... Исәпләп карасаң, чыгымнар – 50меңгә җыела. Икебезнең хезмәт хакы да җитми, өстәлдә дә бары иң кирәкле ризыклар. Мин кичләрен клининг хезмәте башкарам, бер-ике сәгать өйләр җыештырган өчен 1500-1700 сум акча керә. Өченче шөгылем – интернет аша кешеләрдән кием-салым, уенчыкларга заказлар җыеп-сатам. Менә шулай очны-очка ялгап, көн күрәбез. Мин эшләгән вакытта, ирем балалар белән утыра. 
Акча юклык нык сиздерә, хәлдән тайган чаклар да аз түгел. Мораль яктан арудан, хәлсезлектән  төн буе елап чыкканым бар. Ирем белән сүзгә дә киләбез, әмма бераздан үз-үземне кулга алып, балалар хакына булса да, түзәргә кирәк дим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россиядә ир-атның төп функциясе - акча табу. Әлегә шулай
Психолог Регина Гайсина аңлатуынча, гаиләдә төп табышчы хатын-кыз була икән, кагыйдәләр, нормалар, гадәти бурычлар һәм рольләр "йөзә" башлый. "Хакимият" тә бүленә.
–    Барыннан да ешрак, хатын-кыз ир-атка ихтирамын югалта, чөнки ул аның функцияләрен үти башлый. Хатын-кыз үз-үзенә: “Ник соң әле мин моның белән килешергә, өйдә ир-ат ни өчен кирәк һәм төп функцияне үтәмәгән ир белән мөнәсәбәтләрне ничек төзергә” дигән сораулар бирә башлый. Чөнки Россиядә әлегә ир-атның төп функциясе - акча табу, - дип саный эксперт.

Психолог күзәтүләре буенча, күп кенә ир-атны хатын-кызның финанс яктан аңа буйсынган хәлдә булуы канәгатьләндерә. Еш кына мондый гаиләләрдә ир-атның үз-үзен ихтирам итүе югала.

—Кайбер очракларда ул, гадәттә, берни эшләмичә диванда ята, эчә башлый һәм депрессиягә бирелә, гаиләдә агрессия барлыкка килергә мөмкин.  Шул ук вакытта иреннән күбрәк акча эшләүче хатын-кыз да икенче яртысыннан нидер өметләнеп көтә башлый. Хәтта ул моны әйтмәсә дә, берни дә таләп итми кебек тоелса да. Әгәр аның бу өметләре чынга ашмаса,  гаилә  җимерелергә мөмкин, - дип дәвам итә ул.

Дин бу хакта ни ди?
Казанның “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин:
— Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм өйләнгән вакытта үзе булачак хатынына караганда, акчаны азрак эшләгән. Хәтта үзенең кәләшенә ялланып эшли торган була. Пәйгамбәребезнең беренче хатыны Хәдичә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Хәдичә анабыз аны үзе ошатып, өйләнешергә тәкьдим ясаган.
Сәхәбәләребез арасында да хатыннары күбрәк акча эшләгән очраклар булган, әйтик, Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләмгә бер хатын мөрәҗәгать итә: “Ирем, миңа караганда, акча азрак эшли, сәдакәне аңа гына бирсәм ярыймы”, дигән. Пәйгамбәребез ярый дигән.

Бүгенге хатын-кыз исә күбрәк акча эшләсә, азына, холкы үзгәрә, ир-атка кимсетеп карый башлый. Нинди генә очракта да кешелеклек сыйфаты югалмасын, түбәнсетү булмасын. Шул ук вакытта ир ялкау булса, хатыны аңа хәлне аңлату өчен башка хәйләле юлларны табарга тиеш. Әйтик, ир: "Нигә безнең өстәлдә бернинди ризык юк", дисә, хатын: "Эшлә, эшләсәң булыр", дип әйтсен. Аңлы кеше аңлаячак. Хәзерге чорда, пандемия вакытында бигрәк тә, бизнес алып бару читенләште, күп ирләр эшсез калды, хатыннары өстендә яши башлады, ә мондый вакытлы авырлыклар булган очракта сабыр булырга, аңа ярдәм итәргә кирәк.

Лилия Гайнуллина

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/khatyn-kyz-ir-atka-karaganda-kbrk-akcha-eshli-nishlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X