erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хисап палатасы мәктәпкә әзерлек өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне еллык ясарга тәкъдим итте

Хисап палатасы балалары булган гаиләләргә мәктәп алдыннан бирелүче түләү суммасын 20 мең сум итәргә тәкъдим итте

Россия Хисап палатасы яңа уку елына мәктәп укучылары булган гаиләләргә бирелүче түләүләрне еллык ясарга тәкъдим итте. Бу хакта РБК хәбәр итә.
Пособие күләме 20 мең сум тәшкил итәчәк, ул ана капиталы акчасыннан түләнәчәк, дип төгәлләштерелә. Хисап палатасы бәяләвенчә, мондый түләүләр өчен федераль бюджеттан елына 60 миллиард сумга якын акча бүленеп биреләчәк. Бу түләү ведомство хисапларына карасаң, әти-әнигә бер малайны мәктәпкә әзерләү -19,3 мең сумга, ә кыз баланы - 23,8 мең сумга төшәчәк, ди.

Моннан тыш, ана капиталы түләүләренә куелган башка чикләүләрне дә бетерергә тәкъдим ителә. Вице-премьер Татьяна Голикова белдергәнчә, 2024 елга беренче балага ана капиталы күләме 544 301 сумга кадәр үсәчәк. Икенче балага түләү 719 274 сум тәшкил итәчәк. Киләсе елда ук пособиеләрне 1,3 миллионга якын россияле алырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков мәгълүматлары буенча, 2022 елда ук түләүләр күләме беренче балага 503 мең сумга кадәр һәм икенче балага 665 мең сумга кадәр артачак. Быел ана капиталы 483 881 сум һәм 155 550 сум тәшкил итә.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/khisap-palatasy-mktpk-zerlek-chen-ber-tapkyr-birel-torgan-tllrne-ellyk-yasarga-tkdim-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X