erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхинең кызы: «Инде өченче ел әнидән котлау сүзләрен ишетмим...»

24 декабрьдә Татарстанның атказанган артисткасы Хәния Фәрхи кызының туган көне узды. Бәйрәм уңаеннан Алсу инстаграмына язма чыгарган. Биредә кыз әнисен искә алып китә.

«Мин бик тә сентименталь кеше. Иртәнге дүрттә Раинаны (искәрмә: кызын) ашатырга уянгач, мин Алиядән (иск.: Хәния Фәрхинең олы кызы) котлау видеосын күрдем һәм күз яшьләремне тыя алмадым. Кичәдән үк елыйсым килә... Өч ел рәттән туган көн белән котлау сүзләрен әниемнән ишетмәячәкмен. Бу бит минем туган көнем генә түгел, әти белән әнинеке дә иде. Бүген аларның өйләнешүләренә 25 ел булыр иде», – дип сагышы белән уртаклаша Алсу.

«Алсу, бәгърем, туган көнең белән сине. Әниең һәрчак янәшәңдә булачак, онытма шуны. Ул һәрвакытта сезне саклыячак һәм яклыячак. Хәзер инде ул сезне саклаучы фәрештәгез. Сиңа, гаиләңә сәламәтлек, зууур бәхетләр телим», – дип котлаган Айгөл Бариева, дип яза Сәхнә.

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Гөлназ Вәлиева

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X