erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Китап тавышы» флешмобы җиңүчеләре билгеле

Тумышы белән Башкортстаннан Регина Равилова абсолют җиңүче исеменә ия булды

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап club» ресторанында «Китап тавышы» флешмобында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Финалга барлыгы җиде кеше чыккан, шуларның берсе — Башкортстан республикасы Ярмәкәй районыннан Регина Равилова абсолют җиңүче дип табылды.

«"Китап тавышы" флешмобының башлануына ике ел булды. Флешмобта меңнән артык кеше катнашты. Без аларның шигырьне сәнгатьле, матур итеп укулары, тавышларына игътибар иттек. Шулар арасыннан иң-иңнәрне сайладык. Катнашучылар арасында блогерлар да бар иде, шунлыктан "лайк”ларга карамадык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадырова.

Лилия әйтүенчә, флешмоб алга таба да дәвам итәчәк. Флешмобта катнашу өчен видео яздырып, социаль челтәрләргә «Китап» радиосы аккаунтын һәм #китаптавышы дигән хештегны билгеләргә кирәк.

«"Китап» радиосында һәрвакыт бер үк төрле тавышлар яңгырамасын өчен без төрле тавышлар эзлибез. Кешенең тавышын ошатам икән, мин аны шигырь укырга чакыра алам. Үзенчәлекле тавышлы кешеләрне җыеп, шигырь укытып, язмаларын радиодан тапшырабыз. Хәзер кеше шигырь укырга тартыла башлады, чөнки һәр кеше үзенең тавышын «Китап» радиосыннан ишетәсе килә», — диде ул.


«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов флешмобта шигъри күңелле тыңлаучылар катнашуын әйтте. «Аларның берничәсен без бирегә чакырып, рәхмәт йөзеннән дипломнар тапшырырга булдык», — диде ул һәм җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Флешмоб финалистлары: Рамил Мөхетдинов, Гүзәл Гобәйдуллина, Фәнис Хөснетдинов, Алена Евдокимова, Ләйсирә Галәвина, Данис Хисмәтуллин һәм Регина Равилова.
Җиңүче дип табылган Регина Равилова шигырь укуын очраклы гына яздырырга уйлаган, флешмобта якыннарының тәкъдиме белән катнашырга булган. «Сайлап алырлар дигән уй башыма да килмәде. Кечкенәдән үк шигырь укырга яратам, тормышымны сәхнәсез күз алдына китерә алмыйм. Музыка көллиятен тәмамлап, хәзерге вакытта балалар театрында эшлим», — диде ул.


Регина эшенең татар теле белән бәйле булуына сөенүен әйтте. «Татар телен бик яратам. „Татар кызы“ бәйгесендә дә өч тапкыр катнаштым. Флешмобта җиңү минем өчен зур горурлык. Башка катнашучыларны да карап барды, „мин алар янында тора алмам“, — дигән уйлар булды», — дигән хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Флешмобта катнашучыларны тәбрикләү кичәсендә шигърият көне уңаеннан, «Китап» радиосы «Казан утлары» журналы белән берлектә «100 еллыкка — 100 шигырь» дигән автомарафонга да йомгак ясалды. Марафонда катнашкан авторлар кичәдә шигырьләрен яңгыратты.

http:// https://tatar-inform.tatar/news/society/22-03-2022/kitap-tavyshy-fleshmoby-i-chel-re-bilgele-isemlek-5851848

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X