Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Колагың нинди?

    Даослар теориясе буенча колаклар, бигрәк тә, хатын-кызларныкы иң сексуаль символга ия.

    Ир-атлар хатын-кызларның ирен, аяклар, күкрәкләрен иң сексуаль урыннар дип саный.  Көчле затларның өчтән бере бу исемлеккә колакларны да кертә.  Кеше колагы – ишетү органы гына түгел, безнең организмның кечкенә миниатюрасы да. Хатын-кызның колагына карап аның характер үзенчәлекләрен, аналык җиңсәсенең  форма, размерын, сексуаль теләген һәм  ләззәт  алу мөмкинлеген  ачыклап була. Сәламәт идеаль колак -  шома, алсуырак төсле һәм бераз гына үтә күренмәлерәк. Әгәр алар биткә караганда  ныграк кызара икән бу кешедәге зур сексуаль энергия хакында сөйли. Колакның төсе буенча кандагы гемоглобин дәрәҗәсен дә белергә мөмкин. Алсуырак булган саен, аның күрсәткече дә югары. Ир-атларның  колаклары  никадәр зуррак һәм тырпаебрак торса, шуның  кадәр  сексуаль потенциалы яхшырак. Колакларга әледән-әле җиңелчә массаж ясап торырыга кирәк. Чөнки анда бик күп сизгер күзәнәкләр бар. Аларга тию организм эшчәнлеген яхшырта, һәм  шуңа да алар иң сексуаль булып санала. 

    Реклама

    http://www.syuyumbike.ru/news/mkhbbt/kolagy-nindi

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: