Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Колхозның уңган кызы

    Җүәйрә апа Сикертән мәктәбендә җиде класс белем ала һәм колхозда эшкә кала. Яшь кыз яшьтәшләре белән эшли дә, кичләрен су буенда күңелле кичәләрдә катнаша.

     – Үз вакытында “Колхозның уңган кызы” исеменә лаек булган кеше мин, – дип сүз башлады Җүәйрә апа Гайфуллина. – 1937 елда Гөберчәк авылында Галимулла һәм Мәрфуга гаиләсендә туганмын. Без өч кыз үстек: Фирдәүсә, мин, Хөмәйрә. Әтиебез Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булды. Ятимлек ачысын күреп, әниебезгә терәк булып, эшләп үстек, ул вакытның бөтен авырлыгын үз җилкәбездә кичердек.

    Җүәйрә апа Сикертән мәктәбендә җиде класс белем ала һәм колхозда эшкә кала. Яшь кыз яшьтәшләре белән эшли дә, кичләрен су буенда күңелле кичәләрдә катнаша. Ул тавык фермасында эшли. Минсәгыйрә Минсафина белән тавыклар тәрбияләп, планнарны арттырып үтиләр. Колхозда куяннар фермасын бетергәч, анда эшләгән Тәнзилә апа Әминова белән дә бергә эшләргә туры килә аңа. Тырыш кызның хезмәте үз нәтиҗәсен озак көттерми, Тәнзилә апа белән Җүәйрә апаны бүләклиләр. Хәтта кызның уңганлыгын, тырышлыгын исәпкә алып, коммунистлар партиясенә дә кабул итәләр. “Бик актив идем, бер генә кушкан эштән дә йөз чөермәдем, барысына да җитешергә тырыштым. Җыелышларда колхоз рәисе Габделбәр Фәйзрахманов мине гел мактый иде: “Әнисе эзеннән китте бу кыз, бик тырыш, уңган”, – ди. Әнисе Мәрфуга апа бик җитез хатын булган.

    Элек һәр авылда колхоз радиолары булган. Колхозда нинди яңалык бар, кемнәр эшкә чыкмаган, ә кемнәр тырышып хезмәт куйган – һәрбер эшкә анализ ясап, сөйли торган булганнар. Һәм концерт номерлары да яңгыратканнар. Шулвакытта Җүәйрә апаны гел мактап, аны башкаларга үрнәк итеп куйганнар. Җүәйрә апа Гөберчәк авылы егете Хәсбиуллага кияүгә чыга, дөньяга өч бала китереп, аларны тәрбияләп, укытып, олы тормышка чыгаралар. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булып, ятим үскән Хәсбиулла бик тырыш, тыныч холыклы кеше була. “Акыл иясе иде ул. Кулыннан бар эш тә килә иде. Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үскән ул. Өй салганда тәрәзәләр, аның йөзлекләрен, түшәм-сайгакларны үзе ясады. Өйнең һәр почмагында аның кул җылысы саклана. Кулына нәрсә тотса да, нәтиҗәсе гел күз алдында булды. 26 ел кайнана белән бергә яшәдек”, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

    Тавык фермасы бетерелгәч, Җүәйрә апа бозаулар карарга керә. Аларның төрлеләрен караган ул. Фәрзәнә, Рузия, Газизә, Нурания апалар белән бергә эшли. Өлкәннәрдән тәҗрибә ала. “Кышын фермаларда суык булыр иде. Бозаулар кечкенә, сөт эчә торганнары да җитәрлек. Шул вакытларда Фәрзәнә яннарына кереп, бозауларны йөгертә торган иде. Туңмасыннар, хәрәкәтләнсеннәр диеп шулай эшли иде ул. Бозауларыбыз да аның сүзен тыңлап, уйнап чабарлар иде. Әз генә кәефләре китсә, табиб  Закир абый Хәкимҗанов һәрвакыт янда булды, кирәкле уколларын кадап, даруларын бирә торган иде. Эшләгәндә авыр булса да түздек, күңелле вакытлары да бар иде инде аның. Ирем белән илле ел бергә яшәдек. Байлык артыннан кумадык, булганына шөкер итеп, риза була белеп яшәдек. Балаларыбыз да өй тирәсендә, абзардагы малларны карап, бакча эшләрендә булышып, эшләп үстеләр. Һәркайсы үз гаиләсе, балалары белән. Өйдә улым Илгиз белән яшим. Аның да кулыннан килмәгән эше юк. Бер тик тормый, гел хәрәкәттә. Эштән кайткач, агач эше белән мавыга, бакчадагы эшләрне дә ярата. Кызларым гел кайтып, хәлне белеп торалар”, – дип искә алды һәркайсын Җүәйрә апа.

    Җүәйрә апа белән моңарчы да очрашканым бар иде. Ул вакытта миңа үзе язган шигырьләрен биргән иде ул. Мин кызыксынып, аның язганнарын баскан җирдән укып чыгып, сораган идем: “Син боларны ничек язасың?”

    – Кайвакытта уйларга бирелеп утырам, борчулар да килмәде түгел. Менә шундый вакытта күңелемдә шигырь юллары йөгереп уза. Аларны тиз генә кәгазь битенә төшермәсәң, онытылып та китәләр. Бервакыт йокларга яттым. Берни турында да уйламадым, борчылмадым, ә шулай да күңелемдә үзеннән-үзе сүз тезмәләре йөгерә башлады. Торып языйм дисәм, шул арада онытылып та китте. Әллә төш күрдемме икән дип тә уйлап куйдым. Юк, күзләрем бит ачык. Кире урыныма ятыйм әле, бәлки яңадан килерләр, язармын дип уйладым. Нишләптер кире килмәделәр. Сөйләшкәндә рифма белән сөйләшә торган идем. Аның ничек шулай әйтелгәнен аңлата да алмыйм. Аллаһы Тәгаләнең кодрәтедер инде ул.

    Җүәйрә апаның кызы Ленария белән ун ел буе бергә укыдык. Әтисе шикелле тыныч холыклы, сабыр, тырыш кыз ул. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә гаиләсе белән яши. Мин аннан да әнисе турында сораштым, чөнки Җүәйрә апа үзе турында бик әйтеп бетерәсе килмиме, әллә инде читенсенә, әллә мактану булыр дип ояла, белмим, артыгын сөйләми. Шуңа күрә геройларымның балаларына мөрәҗәгать итәм. Ленария сөйли: “Әни вакыты белән кистереп кенә әйтеп куя, аптырап каласың. Бу сүзләрне әни әйттеме икән дип. Чөнки ул аз сүзле кеше. Әбиебез бик кырыс кеше иде. Әни аның белән уртак телне таба белде. Аз сүзлелеге, бәлки, бәхәсләрдән саклап калгандыр. Сабырлыгы да күзгә ташлана. Аннары тавык фермасында эшләгәндә әни янына бара идек. Анда усал әтәчләр күп иде, алар безне чукыйлар, без чыркылдашабыз, әни шулвакытта җайлап кына әтәчләрне куып җибәрә, ә без урамга чыгып йөгерәбез. Һәрнәрсәнең җаен белеп, ипләп кенә эшләргә яратты ул. Әти дә акрын, аз сүзле, ипле кеше иде. Безгә бер кычкырып та эндәшми иде ул”.

    Халидә Габидуллина,

    М.Мәһдиев музее җитәкчесе,

    Гөберчәк авылы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: