erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан гаете: 16 меңлек сарыклар һәм нисабы булмаса да корбан чалдыручылар турында

2021 елның 20 июле көнне барлык мөселман төбәкләрендә Корбан Гаете яңгырады, корбан маллары чалынды. Ак сарык чалдырыргамы, каранымы? Корбан сарыклары ничә сум? Хәзрәтнең дога кылуы мәҗбүриме? «Интертат» «Казан Нуры» мәчетендә оештырылган корбан чалуда булып кайтты ("Интертат", Казан, Энҗе Габдуллина).

Корбан гаете: 16 меңлек сарыклар һәм нисабы булмаса да корбан чалдыручылар турында
2021 елның 20 июле көнне барлык мөселман төбәкләрендә Корбан Гаете яңгырады, корбан маллары чалынды. Ак сарык чалдырыргамы, каранымы? Корбан сарыклары ничә сум? Хәзрәтнең дога кылуы мәҗбүриме? «Интертат» «Казан Нуры» мәчетендә оештырылган корбан чалуда булып кайтты.

Владимир Васильев

Казанда корбан чалу өчен уналты участок билгеләнгән. Шуларның берсе — Фатих Әмирхан урамында урнашкан «Казан Нуры» мәчете. Иртәнге бишенче яртыдан бирле биредә халык тынып тормый.


Владимир Васильев
Уналты загонда төрле үлчәүдәге, төрле төстәге, төрле токымлы сарык-тәкәләр кертеп ябылган. Теләгән кеше килеп, сайлап сатып ала. Кемгәдер карасы, кемгәдер агы ошый. Сатып алгач, чала торган махсус җиргә алып барып чалдырталар. Аннары эшкәртә торган махсус урынга алып китәләр. Тиресләрен тунап, эшкәрткәч, итне бүлгәләп бирә торган урынга алып барасы. Барысын да җиренә җиткереп эшләгәч, корбан итенең язмышын хәл итәләр.


Владимир Васильев
Кемдер итне үзенә ала, кемдер мохтаҗларга калдырып китә. Мохтаҗларга өләшәсе дигән итне махсус җыеп, кисәкләргә турап, урнаштырып та баралар. Итне суыткычларда туңдырып, ел әйләнәсендә мохтаҗларга өләшеп баралар икән. Теләгән кеше корбан итен шунда илтеп бирә ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Владимир Васильев
Сарыкны суе, эшкәртү — 850 сум. Шулай ук дога кылган өчен хәзрәтләргә дә сәдака бирәләр. Итне турап биргән өчен аерым түләш.

Малның бәясенә килгәндә, быел корбан сарыклары тугыз меңнән уналты меңгә кадәр тора. Сайлап алганда сатучылары бәясен әйтеп, төртеп күрсәтеп сата. Сарыкларның күбесе Татарстан районнарыннан китерелгән. «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, маллар барысы да ветеринар күзәтүләрен үтеп кергәннәр.

Ләйсән Мөхлисова гаиләсе белән корбан сарыкларын сатарга дип Лаеш районыннан килгән.

— Илле сарык алып килдек. Быел тынычрак. Безнең үз клиентларыбыз бар. Нигездә шулар ала. Кичә язып, бүген килеп алдылар. Узган ел да шулай иллене алып килгән идек. Былтыр әле җитми дә калган иде, быел нәрсә булыр. Быел башкалар да күп алып килгән, — дип сөйләде ул.

 Дәвамы : https://intertat.tatar/news/religion/20-07-2021/korban-gaete-16-me-lek-saryklar-m-nisaby-bulmasa-da-korban-chaldyruchylar-turynda-5830932

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X