erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Коронавирус беркая да китмәде»: Чаллыда 23 февральгә ковидка каршы чаралар көчәйтеләчәк

Коронавирус һәм ОРВИ авырулары артуга бәйле Чаллыда Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткәндә профилактик һәм дезинфекция чаралары көчәйтеләчәк

Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте.

«Коронавирус беркая да китмәде. Авыручылар теркәлүе дәвам итә. Баш санитар табиб карары буенча массакүләм чаралар уздырганда, профилактик һәм дезинфекция чараларын көчәйтү регламентлаштырылган», –  дип билгеләп үтте докладчы.

Узган атнада ОРВИ белән авыручы 4 185 кеше теркәлгән, шул исәптән 19 грипп очрагы. Балалар арасында авыручылар саны 52 процент тәшкил итә. Чаллыда коронавирус белән авыручылар саны да арта бара. Лаборатория расланган очраклар узган атнага караганда 22 очракка күбрәк. Бу сан республика буенча уртача күрсәткечтән 2,8 процентка югарырак. «Коронавирус очраклары буенча үсәбез», –  диде Бариев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автошәһәрдә массакүләм чаралар һәм корпоративлар гамәлдән чыгарылмаячак, дип аңлатты мэр Наил Мәһдиев.

«Һичшиксез, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле чаралар үткәреләчәк. Хәрби хезмәттә булганнарны, ветераннарны хезмәт коллективларында да котларлар дип уйлыйм. Һәрхәлдә, барысын да санитария таләпләре өлешендә үтәргә кирәк. Массакүләм чаралар уздырганда шуны исәпкә алуыгызны сорыйм»,  –  дип сүзен йомгаклады мэр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/koronavirus-berkaya-da-kitmade-callyda-23-fevralga-kovidka-karsy-caralar-kocaitelacak-5867286

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X