erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус инфекциясенең 236 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 236 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«89 кеше хастаханәгә озатылган, 147 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 108, Чаллыда — 14, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында унберәр очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың барлыгы 35 муниципалитетында теркәлгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул рәвешле, 2 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 38 524 очрагы рәсми рәвештә расланган, 32 006 кеше (шуларның 270е — узган тәүлектә) авырып терелгән.

Республикада барлыгы 2 053 827 кеше (шуларның 6135е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 591 425 кеше икенче дозаны да алган.

https://vatantat.ru/2021/12/69470/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X