erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус пандемиясе аркасында яңа ел каникуллары озайтылырмы?

Дмитрий Песков: Ковид аркасында яңа ел каникулын озайту турында сөйләшү әле иртәрәк

(«Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе аркасында яңа ел каникулларын озайту мәсьәләсе турында сөйләшү әле иртәрәк. Мондый фикерне Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Труд» басмасы.

«Яңа ел каникулларына кадәр вакыт күп әле», - диде Песков журналистларга.

Кремль вәкиле хәзер авырулар санының берникадәр кимүе күзәтелүен искәртте. Шуңа да карамастан, Россия лидеры спикеры Россиядә дә, бөтен дөньяда да яңа дулкыннар булырга мөмкин, дип белдерде.

«Әмма дулкыннарның бер-бер артлы килүе - объектив. Һәм дөньяның барлык дәүләтләре дә бер үк проблемалар белән очраша — бу вакцинация һәм ревакцинациянең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы», — дип өстәде дәүләт башлыгы матбугат секретаре.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Узган тәүлектә Россиядә ковид белән зарарлану очракларының 19 октябрьдән соң беренче тапкыр 34 меңнән кимрәк булуы ачыкланган. 1243 пациент вафат, 36 меңнән артык кеше терелгән.

Илдә коронавирус пандемиясе башланганнан бирле 9,4 миллионга якын авыру очрагы теркәлгән. 266,5 меңнән артык кеше үлгән, сигез миллионнан артык кеше терелгән.

https://tatar-inform.tatar/news/society/23-11-2021/kovid-arkasynda-ya-a-el-kanikullary-ozaytylachakmy-ik-ne-bilgele-5843734

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X