erid:2VtzquqpS7d
"Коронавирусның өченче дулкыны алдында торабыз"
Яңалыклар

"Коронавирусның өченче дулкыны алдында торабыз"

Коронавирус белән бәйле пандемия игьлан ителгәннән бирле, республикада бер генә тапкыр да күрсәткечләрнең ноль булганы юк

Бу хакта журналистларга Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече, баш эпидемиолог Дмитрий Лопушов белдерде. 

- Авыручылар саны буенча статистикага күз салсак, без коронавирусның өченче дулкыны алдында торабыз. Чирләүчеләр саны кимеми, киресенчә, үсешкә таба бара. Моннан чыгуның бердәнбер юлы - вакцинация. Бездә иң күп авыручылар унсигез яшьтән алып. Һәркемдә төрлечә үтә. Дөрес, без саклану чаралары хакында да оныттык. Менә шул фактор үзенең тискәре нәтиҗәсен бирә, - дип ассызыклады спикер.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/koronavirusny-chenche-dulkyny-aldynda-torabyz


Арча хәбәрләре

Нет комментариев