erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирустан хәмер генә коткарырмы?

Күптән түгел «ВТ» хәбәрчесе «Ватсап» социаль челтәрендә бер видеоязмага тап булды. Сезнең дә күргәнегез бардыр аны. Ник дигәндә, андый видеоязмалар тиз тарала, кулдан-кулга, дөресрәге, телефоннан-телефонга йөри ("Ватаным Татарстан", Казан).

Иң яманы – шуңа ихластан ышанучылар бар. Бичара беркатлылык аяныч нәтиҗәләргә генә китермәгәе.

Уйдырма һәм чынбарлык арасында

Видеоның асылы шунда: урта яшьләрдәге абый-апалар өстәл янында утыра. Араларыннан берсе коронавирусны аракы эчеп җиңеп була икән, дигән фикерне әйтә. Бу хакта таныш бер дин әһеле сөйләгән икән, интернетта таралган, имеш. Хәмерне тотып куйганда кулланасы догасын да өйрәткән. «Фәни вә ти вә шифа» дип эчсәң, барлык чирләр юкка чыга, эчү гөнаһ булмый икән, ди.

Һич кенә дә аерым бер кешеләрне гаепләп, шәхескә кагылып, кешеләрнең яшәү рәвешенә дә тыкшынуыбыз түгел. Журналист буларак, фәлән-фәләннең фәләненнән ишетеп, белер-белмәс килеш әйтелгән сүзләренә кысылмыйча кала алмыйбыз, шул гына. Бит алар авызыннан чыккан җөмләләрдә, үрнәк итеп күрсәткән күренешләрдә кеше сәламәтлеге турында сүз бара!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да алкогольнең COVID-19 белән зарарлану куркынычын киметүдә берничек тә ярдәм итмәвен бер генә әйтмәде инде. Спирт, нинди генә рәвештә булса да, кешенең эчке органнары өчен зарарлы токсин булып санала. Канга кереп, ул организмда барган төп процессларны боза. Әйтик, метаболизм (матдәләр алмашыну. – Ред.) тизлегенә тәэсир итә, фермент һәм гормоннар барлыкка килүен тоткарлый. Баш мие күзәнәкләренә үтеп кереп, нейроннар үлеменә китерә. Монысы инде үзе артыннан башка аяныч нәтиҗәләрне алып килә. Кешенең ашкайнату системасы эшчәнлеге бозыла, шикәр диабеты барлыкка килү куркынычы арта, эшкә сәләте кими, игътибарсызлык, хәтер югалу кебек билгеләр пәйда була.

Спиртлы эчемлекләрне даими кулланганда кешенең иммун системасы эшчәнлеге дә кими. Ул саклагыч күзәнәкләрне үтерә һәм теләсә кайсы инфекция сагында торган ак тәнчекләр барлыкка китерүдән туктый. Хәмер белән дус булган кешенең гемоглобин, эритроцит дәрәҗәсе кимү турында әйтеп тә торасы юк.

Замана зәхмәтеннән саклануның иң нәтиҗәле ысулы – гади гигиена кагыйдәләрен саклау, ди Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре. Хәер, бу тәгълиматны барыбыз да яттан белергә тиештер инде.

Белгечләр бу хакта нинди фикердә соң? Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, башкаланың 1 нче балалар хастаханәсе педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин моны чираттагы миф, уйдырма дип атады.

– Чирне алай җиңел генә җиңеп булса, пандемия дә болай озакка сузылмас, кешеләр дә чирләп, үлеп тормас иде. Мондый ышанулар нәрсәдән килә икән? Иң элек, дөрес мәгълүмат белән таныш булмаудан, укымаганлыктан, аңның караңгылыгыннан. Икенче яктан караганда, киеренке чор башланганда, кешеләрнең әкият, миф, ялгыш фикерләргә ышана башлавы да гадәти. Җиңел заман түгел бит хәзер. Бу шуңа да бәйледер, – дигән фикердә табиб. – Хәмер аерым кеше сәламәтлеге өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә зыянлы. Исегездәдер, 1980 нче елларда шәһәрләрдә дә, авылларда да кешеләр исерткеч эчемлекләр белән ничек мавыкты! 1990 нчы еллар башында да дәвам итте бу. Хәмер эчүләр нинди фаҗигаләргә китерде, гаиләләр зыян күрде. Бу вакытлар кабатланмасын иде.

Юк-барга ышану кешеләрнең үзенә таяныч эзләвенә дә бәйле дигән фикердә белгеч. Шул ук вакытта болганчык заманнардан үзләре өчен файда алып калучылар да җитәрлек. Ерак эзлисе түгел: «моны сыласаң, чир эләкми», «монысын эчеп кенә коронавирустан терелдем» дип могҗизага тиң нәрсәләр тәкъдим итеп торучылар әллә нихәтле бит. «Кызганыч, фәнни, медицина ягыннан исбатланмаган кыйбатлы бәлзәмнәр, дару, биологик актив кушылмалар (БАД. – Ред.) сатып,  кешенең соңгы акчасын каерып алырга әзер торган кешеләр бар. Аларга без үзебез дә тискәре карашны белдерергә тиештер, – ди табиб.

Шул ук вакытта халык медицинасы дигән төшенчә дә бар бит әле. Илдус Лотфуллин сүзләренчә, бу өлкәдәге күп еллар  тупланган тәҗрибәне акыллы куллану практикасы бар. «Әмма шунысын истә тотарга кирәк: халык медицинасы борынгы заманнарда, дәвалау, тикшеренү ысуллары булмаган чорда пәйда булган. Әйбәт тормыштан түгел, киресенчә, нәрсә белән дә булса дәваланыйк  дигән фикердән бар булган медицина ул. Әлбәттә, ул заманча медицинаны алмаштыра алмый», – ди табиб.

Денсезлек

Җырчы-башкаручы, мөселман бәйрәмнәре алып баручы Ильяс Халиков сүзләренчә, халык дин әһелләреннән, дин, дини күренешләрдән көләргә ярата. –– Дуңгызны җиде кат мәчет тирәли әйләндерсәң, ул да хәләл була, дигән шаяру әле дә халык арасында бар. Хәмер эчеп, чирдән дәваланабыз дигән сүзләр дә үзеңнән һәм диннән көлүгә тиңләшмәгәе. Спиртны рюмкалап эчеп түгел, тәнгә сылап, укол ясаганда кулланырга була. Медицина ягыннан аны файдалану ысуллары бик күп. Күрәләтә торып, динне мыскыллап, дога укып, хәрәм гамәл кылу – кешенең диннән һәм үзеннән көлүен күрсәтә. Мондый күренешләр күңелне тырный инде. Гомумән, халык шундый булганга күрә Аллаһы Тәгалә шушындый чирләр белән сынамыймы икән әле?! – дигән фикердә Ильяс Халиков.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу мәсьәләгә бәйле сүзне бик кыска тотты.

– Коронавирусны хәмер генә бетерсә, безнең илдә берәү дә чирләмәс иде. Безнең илдәге кебек аракы эчкән халык юктыр инде ул. Эчү – гөнаһ, аны шулай күрсәтеп, челтәрләрдә таратучысы да гөнаһлы, – дип, мондый мәгълүмат таратуны мәгънәсезлек дип бәяләде ул.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәмер куллануның гөнаһ икәнен искәртеп, эчүгә күбрәк нинди кешеләр бирешүе турында аңлатты.

– Исерткеч эчемлекләр куллану – зур гөнаһ. Әмма дөньяда аның хәрәм икәнен белә торып та, бу начар шөгыльдән баш тартмаучылар байтак, – диде ул. –Беренчедән, дин ягыннан сай кешеләр эчүгә сабыша. Мондыйлар хәмер куллануның гөнаһ икәнен белми, аны хәрәмгә тиңләми. Икенчедән, артык ышанучы кешеләр. Болары инде – «ялган» табибларны тыңлаучылар. Алар медицина вәкилләренең: «Хәмернең файдасы бар», – дигәннәренә генә колак сала. Балачактан ук динсез гаиләдә тәрбияләнгән, шундый хәрәмле яшәү рәвешен күреп үскән кеше хәмерне үзенә үрнәк итәчәк. Кайгыдан онытылыр өчен бердәнбер чара хәмер булса, шатлык килгәндә бәйрәм итү чарасы да хәмер булыр. «Бәкара» сүрәсендә: «Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорасалар, әйт: «Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак», – дигән сүзләр бар. Коръәни Кәримдә: «Әй, мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләрнең, отыш уеннарының һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү – Аллаһтан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлау-багучылык эшләре – хәрәмдер, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер. Һәлак булудан котылу өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять, котылырсыз – өстенлек табарсыз», – диелгән.

Педиатр-инфекционист Илсөя Заһирова да мондый дәвалану ысулын тәкъдим итүчеләрне аңламый.

– Мин, әлбәттә, хәмер куллануга каршы. Мантыйк ягыннан караганда, әйе, алкоголь канны сыекландыра. Тик бит аннан соң кабат куера башлый ул. Бу организмга сыеклык җитмәүдән башлана. Мондый профилактик ысуллар тәкъдим итү – сафсата. Аны куллана башласаң, эчкечегә әйләнергә мөмкин! – ди табибә.

Чулпан Гарифуллина

 

Добойка

МИФ ЧЫНБАРЛЫК
Алкоголь куллану вирусны юк итә.

 

 

 

 

 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

 

 

Каты хәмер эчемлекләр эчү һавадагы вирус кисәкчәләрен юк итә.

 

 

Сыра, шәраб, спиртлы төнәтмәләр вируска каршы торырга булыша.

Алкоголь куллану вирусны юкка чыгаруда ярдәм итми.

 

Киресенчә, хәмер куллану сәламәтлек

өчен куркыныч.

Спирт (60 проценттан ким булмаган

концентрациясендә) тән-тиредәге

зарарлануларны дезинфекцияләү чарасы гына

була ала.

 

 

 

Алкоголь куллану сулый торган һавадагы

вирус кисәкчәләрен юк итми, авыз куышлыгын, тамакны дезинфекцияләү

чарасы булып тормый.

 

Алкоголь куллану иммун системасын

зарарлый һәм кеше организмының

вируска каршы торучанлыгын

арттырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X