erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Коточкыч, нигә миңа мондый хәсрәт?": быелгы Сабантуй мәңге истә калачак...

Быелгы Сабан туйлары әллә ничегрәк узды. Район үзәкләрендәгесен әйтүем. Әле анда фаҗига, әле монда гадәттән тыш хәл. Бер районда арбага кешеләр утырткан ат халык өстенә килеп керә, икенчесендә чабышкы аты аягын сындыра...

 

Билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә узган ел Сабан туйлары узмагач, быел, әлбәттә, милли бәйрәмебезне сагынганыбыз ачыкланды. Халык күп. Эшкуарлар узган елгы югалтуларын кайтарырга тырыша. Роспотребнадзор бәйрәмгә битлексез килү тыела дигән иде. 65 яшьтән узганнарга да өйләрендә генә утырырга киңәш ителде. Боерылды, киңәш ителде, ләкин тыю-киңәшләр сүздә генә калды. Бер генә теләгем бар: Сабан туйларыннан соң авыручылар күбәймәсен иде дә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта кертелгән тыюларны бездә дә кулланырга язмасын иде.

Әнә шул тыюлар үтәлмәгәнгә күрә төрле районнарда төрле гадәттән тыш хәлләре килеп чыкмадымы икән дип уйлап куям әле. Соцчелтәрләр заманы хәзер. Балтачта арбага утырылган кешеләр белән бер төркем тамашачылар өстенә килеп кергән ат видеосы да, ат узышлары вакытында аягын сындырган хайванның азаплануы да җәмәгатьчелеккә минуты-сәгате белән килеп иреште. Арчада исә әнә Сабантуй мәйданындагы батутлар да, сату палаткалары да очкан: күптән көтелгән яңгыр килгән. Күптән көтелгән булгач, хәвеф-хәтәрен дә көтеп тор. "Ат ярышы көндезге сәгать 1дә башланып китте. Ярышлар тыныч үтте. Дөрес, старттан кузгалып китмәгән ат булды. Ярышлар тәмамланып, кайту ягына кузгалуга җил- давыл чыгып, яңгыр тамчылый башлады. Казансу елгасы аша җәяүлеләр күперенә килеп кердек. Халык бар да йөгерешә. Куркынган, әсәрешкән. Яңгыр коя башлады. Боз белән бергә. Ышыкланырга бер ачык палатка эченә кердек. Каты яуды яңгыр. Палатканы җил күтәреп алып китмәгәе дип кот алынды. Яңгыр басыла төшкәч, тауга менүче баскычка ашыктык. Баскычтан шаулап ташу ага. Асфальт юлдан да гөрләвекләр ага. Район мәдәният йорты янында җил-давылдан зыян күргән машинага тап булдык. Хуҗаларына Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен" - Арчадагы хәл-әхвәл турында район газетасында сайтында әнә шундый мәгълүмат бар.

 

Реклама

Үземә Аксубайдагы бәйрәмдә катнашырга туры килде. Иртәдән кызу һава. Сәгать уннарда мәйданга төшкәндә еракта гына болытлар җыелуын күрдем. Балалар белән берничә аттракционда булдык, 15-20 минут коктейльгә чират торып, балалар уеннарына дип атлаган идек - килеп җитте теге болыт. Халык машиналарына йөгерә. Эре яңгыр. Артык борчылу, Сабантуй күрә алмадым дип кайгыру юк. Көткән иделәр биредә яңгырны. Тыныч кына, җилсез-давылсыз койды да койды, койды да койды яңгыр. Кайтып җиткәч исә, Аксубайдан 10-15 чакрым ераклыкта гына урнашкан Васильевка дигән авылда котырып-котырып боз явуы турында хәбәр килде. Мессенджерларда янә фото, видеолар килеп чыкты. Әнә берәве "Коточкыч, нигә миңа мондый хәсрәт?" дип ачыргалана. Явып та караган соң анда боз - бакчада нәрсә үсә, барысын да егып салган... Бүген шул авыл яныннан үттем. Бакчаларда яфраксыз гына бәрәңге сабаклары калган. Бик авыр күренеш, күпме хезмәт кергән дә, күпме тир түгел. Хуҗаларга, Аллаһ ярдәм бирсен!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Быелгы Сабантуй мәңге истә калачак!" - әлеге дә баягы шул социаль челтәрләрдә мондый язмалар күп иде. Төрле районнардан...

 

Автор Радик Сабиров

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kotochkych-khzer-nishlrmen-byelgy-sabantuy-mge-ist-kalachak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X