erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ковид яхшы кешеләрне алып китүен дәвам итә": авырудан өзлегеп, танылган табиб вафат булган

Абдулгужин инфекцион чир белән авырган

Башкортстанда Covid-19 авыруыннан соң өзлегүләрдән Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсенең табиб-травмотологы Булат Абдулгужин вафат булган. Башкортстан Хатын-кызлары берлегенең рәисе Рәшидә Солтанова Facebook челтәрендә аның коронавирустан вафат булуын язган. Бу турыда Уфа.Онлайн хәбәр итте.

Рәшидә Солтанова сүзләренчә, табиб 5 июньдә 62 яшендә үлгән. 

«Ковид яхшы кешеләрне алып китүен дәвам итә. Бүген табиб, бик яхшы табиб-травмотолог Абдулгужин Булат Ишмуллович ковидтан һәлак булды. Аңа 62 яшь иде», дип яза Рәшидә Солтанова.

Уфа.Онлайн белешмәсе буенча, бүген, 7 июньдә, РКБ вәкиле әле мәетне яру нәтиҗәләре билгеле булмавын искәрткән.

Медицина оешмасының баш табибы Шамил Булатов сүзләренчә, якынча белешмә буенча, Абдулгужин инфекцион чир белән авырган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Әйе, ул безнең табиб иде, бик озак эшләде. Без яру нәтиҗәләре килгәнен көтәбез. Аңа кадәр үлем сәбәбен атый алмыйбыз», — дигән ул.

Куватов исемендәге хастаханә сайтындагы белешмә буенча, Булат Абдулгужин 1986 елда Оренбург дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Ул биредә 22 ел табиб булып эшләгән. Гомуми медицина стажы 37 ел. 2013 елда «Ел табибы» бәйгесендә җиңгән, дип яза «АиФ-Уфа» сайты.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавирустан вакцина ясау мәҗбүри куелмаячак дип искәрткән иде.

Чыганак: Интертат

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kovid-yakhshy-keshelrne-alyp-kiten-dvam-it-avyrudan-zlegep-tanylgan-tabib-vafat-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X