erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күпме хезмәт әрәм булды» — яшь фермерларның 400 түк печәнен ут төртеп яндырганнар

100 баш мөгезле эре терлек асраучы Шиһаповларның кышлыкка әзерләгән бөтен печәннәре янып, көлгә әйләнгән ("Интертат", Казан, Гөлназ Хәбибуллина).

«Күпме хезмәт әрәм булды» — яшь фермерларның 400 түк печәнен ут төртеп яндырганнар
100 баш мөгезле эре терлек асраучы Шиһаповларның кышлыкка әзерләгән бөтен печәннәре янып, көлгә әйләнгән.

Диләрә Шиһапова фотолары
Мөслим районы Тугаш авылында яшәүче Илнур һәм Диләрә Шиһаповларның кышлыкка әзерләнгән 400 түк печәннәре янып беткән. 100 баш мал тотучы яшь фермерлар бүген бик нык борчылалар. Күпме көч куеп эшләгән хезмәтләре, малларның авызына керәсе ризык, кемнеңдер үчлеге аркасында янып, юкка чыккан. Тикшерүчеләр складның махсус төртеп яндырылган булу ихтималын кире какмый. 

Илнур һәм Диләрә Шиһаповлар, шәһәргә китеп яшәп караган да, ошатмыйча, кире туган якларына әйләнеп кайткан. Авылда үрнәк гаилә булып яшиләр, ике малай тәрбиялиләр. Хезмәт белән яшәргә кирәк булса да, авыл тормышын яраталар. Ә ферма аларга әтиләреннән мирас булып күчкән.


«Без фермерлык белән ике ел шөгыльләнәбез инде. Аңа кадәр авылда кибетебез бар иде. Иремнең әтисе вафат булгач, ферма безнең карамакка калды. Инде кышлыкка җитәрлек печән әзерләнде дип сөенеп йөргәндә, шушы янгын килеп чыкты», — дип сөйли Диләрә Шиһапова. 

Янгын 27 июль көнне кичке 7 ләр тирәсендә кабынып китә. Аны, беренче булып, Илнурның апасы һәм көтүче булып эшләүче бабайлары күреп алган. 

«Алар башта ис сизгәннәр, аннан соң түбәдән төтен күренгән. Без ирем белән печән җыярга киткән идек. Алар шалтырату белән, шунда ук кайтып җиттек. Ләкин коры печәнне тиз генә сүндереп буламыни. Янгын сүндерү машиналары сүндергәннән соң да, өч көн пыскып утырды әле ул түкләрнең төпләре», — ди Диләрә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын килеп чыгуның чыгу сәбәпләрен ачыклау әлегә дәвам итә. «Складка электр уты кермәгән. Кояш төшә торган бер генә тишек тә юк. Янгын үзеннән-үзе чыга алмыйдыр бит. Тикшерүчеләр моның төп сәбәбен ут төртеп яндыру дип бара. Үзебез дә шулай дип уйлыйбыз», — ди хуҗабикә. 


Диләрә Шиһапова сүзләренчә, яшь гаиләнең ачыктан-ачык көнләшүче, кара дошманнары юк. Янган складны да әтиләре исән вакытта күп еллар кулланып килгән.

«Соңгы вакытта гына бер кешеләр белән бүлешә идек. Яртысында без кышка запасларны сакладык, яртысы аларның кулланылышында булды. Ул складлар авылда колхоз булган чорда төзелгән, кабат хуҗасыз калган складлар инде», — ди Диләрә. 

Яшь фермерлар хәзер хәсрәткә баткан. Чөнки урак өсте килеп җиткән, ә монда яңа проблема — кышка җитәрлек печән хәстәрлисе бар. 

Дәвамы

 https://intertat.tatar/news/society/31-07-2021/k-pme-hezm-t-r-m-buldy-yash-fermerlarny-400-t-k-pech-nen-ut-t-rtep-yandyrgannar-5832217

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X