erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күршеләрдә тикшерү эшләре бара

Кукмарада снарядка охшаган җайланма табылган: тикшерү эшләре бара

(Хезмәт даны, Кукмра. Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА)

Кукмара район газетасы хәбәр итүенчә, «Радмир» сәүдә үзәге белән янгын сүндерү часте биналары арасындагы участокка кешеләр дә, машиналар да кертелми.

Кукмара районы кешесе бүген металл эзләү җайланмасы белән янгын сүндерү часте бинасы артындагы территориядә йөргән вакытта снарядка охшаган җайланмага тап була. Ул бу турыда иртәнге сәгать 7.15тә Кукмара янгын сүндерү частена кереп әйтә. Алар исә үз чиратларында бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәләр.

Хәзерге вакытта «Радмир» сәүдә үзәге белән янгын сүндерү часте биналары арасындагы участокка кешеләр дә, машиналар да кертелми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерү эшләре бара, дип җавап бирде журналистның соравына Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.  

Фото район эчке эшләр бүлегеннән алынды.

 http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-snaryadka-oshagan-aylanma-tabylgan-tiksher-eshlre-bara

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X