erid:2VtzquqpS7d
Кукмарада самокатта йөрүче бала, светофорның кызыл сигналына чыгып, КамАЗ тәгәрмәче астына эләккән
Яңалыклар

Кукмарада самокатта йөрүче бала, светофорның кызыл сигналына чыгып, КамАЗ тәгәрмәче астына эләккән

Юл һәлакәте Ленин урамындагы светофор янында була.

 

Кукмарада самокатта йөрүче бала, светофорның кызыл сигналына чыгып, КамАЗ тәгәрмәче астына эләгә. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Авария кичә 17.20 сәгатьтә Кукмараның Ленин урамындагы светофор янында була. Самокатта йөрүче 8 яшьлек укучы җәяүлеләр кичүендә светофорның кызыл сигналына чыга, һәм аны КамАЗ бәрдерә.

 

Реклама

Баланы ашыгыч ярдәм машинасы белән район үзәк дәваханәсенә озаталар.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/yukhidi-khbr-it/kukmarada-samokatta-yrche-bala-svetoforny-kyzyl-signalyna-chygyp-kamaz-tgrmche-astyna-elkkn


Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Эллэ кайчан бетерегэ вакыт,аннары водитель гэепле.