erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрше район күлендә бер кыз батып үлгән

Татарстанның Теләче районында су коену өчен җиһазландырылмаган Макса күлендә бер кыз батып үлгән, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

19 яшьлек кыз дуслары белән яр буенда ял иткән. Йөзә белмәсә дә, кыз кабартылган махсус түгәрәкне алып, су эченә керергә булган. Фаразлар буенча, ниндидер мизгелдә аның кулыннан түгәрәк шуып китә һәм бу фаҗигагә китерә. Мәрхүмәнең җәсәден бер балыкчы ярдан өч метр ераклыкта гына табып ала.

Ел башыннан Татарстанда 47 кеше (шул исәптән 4 бала) суда баткан, шулардан су коену сезоны башланганнан бирле (1 июньнән) - 33 кеше (шул исәптән 2 бала).

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу вакыйгага бәйле рәвештә суда иминлекнең төп аспектлары турында искә төшерә:
Сулыкларда фаҗига очракларының төп сәбәбе - салмыш хәлдә су коену, ата-аналарның балаларына контроле җитмәү. Рөхсәт ителмәгән урынарда су коену. Гап-гади кагыйдәләрне төгәл үтәп, сез үзегезне фаҗигале хәлләрдән саклап кала аласыз. Бәла-каза булмасын дисәгез, түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

- су астында агач төпләре, ботаклар, тирән чокырлар, очлы ташлар, чоңгыл, су үләннәре булмавына инаныгыз;

- кояшта озак яткач, ашаганнан соң, арыган килеш суга сикермәгез;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- балаларыгызны йөзә белүче һәм беренче ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр күзәтүеннән башка яр буенда калдырмагыз;

- суда, аеруча салкынында, озак тормагыз. Бу тәннең суынуына һәм көзән җыеруга китерергә мөмкин;

- давыл һәм яшен вакытында су коенмагыз.

Балаларның суда үзләрен тоту кагыйдәләрен бозуын күрсәгез, аларга моның ахыры күңелсез тө­гәлләнергә мөмкинлеге турында аңлатыгыз. Бәхетсезлек очракларында зыян күрүчегә ярдәм итегез, бу хакта полициягә, медпунктка хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Чыганак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kabartylgan-tugarak-saklap-kala-almagan-kulda-batkan-ky

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев