erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кыңгырау да чыңлар, туристлар да килер

Авырулар санын киметү өчен бирелгән яллар вазгыятьне үзгәртә алдымы? Казанга килүче туристларның артуы чикләүләргә йогынты ясармы?

 Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәре быел ничегрәк узачак? Әлеге сорауларга Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җавап бирде.

Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын 33 кеше коронавирус йоктырган. Шуларның 19ы – хастаханәләрдә, 14 кеше өйдә дәвалана.

– Узып киткән озын яллардан соң нәтиҗәләр ясарга иртәрәк әле: 14 көн көтик, аннан күз күрер. Вазгыять яхшы якка үзгәрер дип ышанабыз. Җәйне дә тыныч уздырасы килә бит. Ә әлегә саннарда әллә ни үзгәреш юк. Ялларда көн саен уртача 35 яңа очрак ачыкланды. Хәзер барлыгы 2885 кеше медицина күзәтүе астында, – дип сөйләде Авдонина.

Гомумән алганда, вирусны читтән алып кайтуның 92 очрагы теркәлгән. Шуларның 39ы – Төркиядән. Исемлектә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Танзания, Мальдив утраулары да бар.

Любовь Авдонина шулай ук республикада коллектив иммунитетның түбән булуын искәртте. «Әлегә без тиешле 60 проценттан ерак», – диде ул.

– Соңгы тәүлектә коронавирустан 55 кеше терелде. Гомуми терелүчеләр саны – 17923. Вакцина ясатучылар санына килгәндә, 13 майга коронавируска каршы прививканы барлыгы 282858 кеше ясатты. Шуларның 192658е икенче дозасын алды, – дип сөйләде Владимир Жаворонков.

Бүген Татарстанда вакцинаны 153 үзәктә алып була. Алар арасында «Мега» һәм «Парк Хаус» сәүдә үзәкләре дә бар. Жаворонков сүзләренчә, аларда 6756 кеше вакцинация узган.

Ялларда Казанны туристлар тутырды, һәм, гомумән, туристик сезон башланырга тора. Санитар-эпидемиологик вазгыятьтә, аерым алганда, чикләүләрдә үзгәреш булырмы?

– Әлегә чикләүләрне үзгәртергә җыенмыйбыз. Коронавируска бәйле вазгыять тотрыклылыгы сакланса, бу туристик сезон беткәнче шулай ук калыр дип уйлыйм, – дип җавап бирде Любовь Авдонина.

Мәктәпләрдәге саубуллашу кичәләре, укучыларның имтиханнарына бәйле сорауларга килгәндә, быел «Соңгы кыңгырау» бәйрәмнәрен, барлык таләпләрне истә тотып, үткәрергә рөхсәт бар, ә сынаулар исә узган елгы тәртиптә узачак. Оештыручылар барысы да битлек-пирчәткә кияргә (укучыларга андый таләп юк),  ишектән керүгә, антисептиклар куелган булырга тиеш. Укучылар зигзаг формасында 1,5 метр ара калдырып  утыртылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:

– Россия Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша;

– Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;

– «122» бердәм номерына шалтыратып;

– күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп;

– турыдан-туры поликлиникага шалтыратып.

Лилия Гыймазова

https://vatantat.ru/2021/05/54399/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X