Реклама
Аның өчен 200 мл җитен мае, 4 лимон, 3 баш сарымсак, 1 кг бал кирәк була.
Чистартылган сарымсакны, кабыгы белән ике лимонны, кабыксыз ике лимонны иттарткычтан уздырабыз. Барлыкка килгән массага җитен мае белән бал салып болгатабыз да, пыяла банкага тутырабыз. Банканы суыткычта саклыйбыз. «Дару»ны атнага бер тапкыр, көненә өч мәртәбә ашарга ярты сәгать кала берәр аш кашыгы кулланабыз, дип яза Шәһри Казан.
Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!
Фото: pixabay.com/ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз