erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ренат Ибраһимов турында иҗатташлары: «120 яшькә кадәр яшәргә хыялланды»

Аны яратмаган кеше юктыр. Гади, зыялы, тормышка үлеп гашыйк. Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимовны якыннан белгән кешеләр җырчыны шулай дип искә ала. 75 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырырга ниятләп йөргән кешенең үлеме кемне генә тетрәндермәде икән?! ("Ватаным Татарстан", Лилия Гыймазова)

Ренат Ибраһимов 19 майда Мәскәүнең «Градский Холл» театрындагы концертта чыгыш ясарга тиеш була. Шушы чарага кадәр берничә көн алдан – 14 майда репетициядә катнаша. Соңгы репетициясенең видеосын концертның продюсеры социаль челтәрләренә дә куйган. Анда легендар җырчы Муса Җәлилнең «Юллар» шигыренә композитор Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән җырны кабатлый:

«Юллар, юллар! Мине туган йорттан

Аерып ерак алып киттегез.

Җитәр инде, озак кунак булдым,

Хәзер кире өйгә илтегез…»

«Нинди моңсу җыр…» Концертның продюсерына шулай дигән була ул. Ә берничә сәгатьтән йөрәге тотып ала да тибүдән туктый…

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Һәр нәрсәдән яхшылык эзләде…»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Ренат Ибраһимов белән түге тапкыр төгәл 50 ел элек күрешкән була.

– Кемнең, кемнең, әмма Ренат Ибраһимовның бу дөньядан китүен күз алдына китерә алмый идем. Аның энергиясе, куәте ташып торды. Күпме хыяллары, омтылышлары, проектлары чынга ашмый калды…

Мин аны бик күптәннән беләм. Тәүге тапкыр моннан 50 ел элек, 1972 елның маенда очраштык. Безне ул вакытта яшь композитор Рәшит Абдуллин таныштырды. «Бер көй язган идем, шул көйгә сүзләр кирәк. Мин аны Ренат Ибраһимовны күздә тотып яздым, ризалашсаң, өчәү бергә очрашып та алырбыз», – дип тәкъдим итте. Җырның сүзләрен язгач, очрашырга сүз куештык. Ул чакта Ренат Декабристлар урамында яши иде, беренче очрашуыбыз да шунда булды. Һәм шулай итеп «Төсле җыр» язылды. Соңгы көннәренә кадәр җырлады ул аны. Рәшит исән чакта бергәләп санаган идек – аның репертуарында без язган 17 җыр булган икән.

 Шул чакта ук аның бер сыйфаты күңелемә кереп калган. Ренат җырны башкарып кына калмыйча, аны иҗат итүдә бик актив катнашты. Без гел бергә эшләдек. «Моны болай итсәк, ничек булыр икән», – дип, җырларыбызга үз төзәтмәләрен, үз өлешен кертте ул.

Дәвамын моннан укырга була: https://vatantat.ru/2022/05/82098/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X