erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлүчеләрне яңача җирләргә тәкъдим итәләр

Бу бушлай булырга тиеш

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Россиядә мәетләрне “Госуслуги” порталы аша җирләргә тәкъдим иткән. Ул “Москва” агентлыгы хәбәрчесенә, илебездә мәет җирләүне электрон рәвештә рәсмиләштерүне гамәлгә кертергә кирәк, дип белдергән. Бу хакта Lenta.ru хәбәр итә.

“Җирләүне, шулай ук кеше үлгәч кирәкле булган барлык өстәмә хезмәтләрне рәсмиләштерүне фәкать электрон рәвештә – дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша гына хәл итәргә кирәк. Шул чагында барысы да дәүләтнеке – бәяләре дә бер үк төрле һәм аңлаешлы булачак”, – дип билгеләп үткән Милонов.

 

Аның әйтүенчә, “дәүләт минимумы” тәэмин ителергә: кеше үлүгә бәйле төп хезмәт күрсәтүләр бюджет хисабына – бушлай булырга тиеш. Милонов бары тик өстәмә хезмәтләрне, әйтик, ниндидер махсус урын сайлап алуны һәм җирләүдәге “бизәкләр”не генә түләүле итәргә тәкъдим иткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Дәүләтнең кеше алдындагы соңгы бурычы бу. Ышаныгыз – бик күп кешеләр өстәмә хезмәтләр күрсәтүдән файдаланачак, әмма төп хезмәтләр бушлай булырга тиеш. Кешегә бу дөньяга лаеклы төстә килүне һәм якты дөньядан лаеклы китүне гарантияләргә кирәк”, – дип йомгак ясаган сүзенә депутат.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X