erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлеге егетне эзлиләр

Күрүчеләрдән хәбәр көтәбез

19 октябрь кичендә Шәмәрдәндә яшәүче 2001 елгы Иса Рөстәм улы Ильясов өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Тышкы билгеләре: капюшонлы кара-зәңгәрсу төстәге, ак каймалы куртка, ачык кызыл төстәге башлык, кара джинсы, ак табанлы, шнурсыз кара кроссовка кигән, үзе белән кара төстәге юл рюкзагы алган. Хәзергә көнгә кадәр әти-әнисе белән элемтәгә чыкмый. Социаль челтәрләрдә таралган ниндидер агрессия яки законга каршы гамәлләр кылырга җыенуы турындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Аны күрүчеләр, шушы тышкы билгеләре буенча танучылар булса, полиция бүлегенә 02, 2-32-02 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://saby-rt.ru/news/rayon/krchelrdn-khbr-ktbez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X