Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ләйлә Дәүләтова кияүгә чыга?

    Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова безне шаккаттырмакчы була икән бит әле. Зур үзгәрешләр булачак. Бу хакта ул инстаграмында язып чыкты.

    «Тиздән тормышымда бик зур үзгәрешләр булачак. Соңрак язармын. Шаккатырсыз! Матур көннәр барчагызга да. Яхшы кешеләрне Аллаһ Тәгалә яклый, саклый. Шуңа күрә иртәгезне елмаеп, тыныч күңел белән башлагыз, дусларым. Ахыр чиктә барысы да яхшы булачак. Яки бик яхшы. Бу шәп сүзләрнең берәрсе күңелегезгә ошыймы соң? Туры киләме? Әллә үзегезнекен язасызмы?» дип яза ул.

    Комментарийларда язылучылар нинди үзгәреш булуын фаразлыйлар, менә мондый фикерләр бар:

    «Үз Мәҗнүнеңне табып, бәхетле булсаң иде»

    «Үзгәрешне бик тә беләсе килгән иде, ә теләгем яныңда балага әти булырлык яраткан тиң кеше булуы»

    Реклама

    «Скоро өй туе була торгандыр»

    «Юкка гына никах киеме алмагансыздыр әле. Үзгәреш шулдыр дип уйлыйм!» дигән фикерләр бар. Күбесе Ләйләне кияүгә чыга дип уйлый.

    Автор: Г.Шарапова

    Фото: leyla_davletova

    http://www.sahne.ru/kheberler/13548.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: