erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Малга җимеш ашатучы Илнар Газизҗанов: «Курыкмыйча әйтәм - авылларның киләчәге юк»

Анда тавис кошы сыерлар янында йөри, сыерлар җиләк-җимеш ашый, бытбылдыклар «үзидарәдә» яши. Бүрекле тавыклар алтын күкәй сала дип дәвам итәр идем, анысы әкият була ("Интертат", Казан, Гөлүзә Ибраһимова).

 Мамадыш районы Шәмәк авылында яшәүче Илнар Газизҗанов хуҗалыгында кабан дуңгызыннан тависка кадәр бар, ә сыерлары җиләк-җимеш белән туклана.

Абдул Фархан фотолары
Шәмәк авылында без кибет эзләдек. Ни өченме? Чөнки Газизҗановлар авылда кибет тота, анда Илнар абыйның хатыны Гөлүсә апа кибетче булып эшли, хуҗалык кибетнең «ишегалдында» урнашкан. Илнар абый белән Гөлүсә апаның гаилә тарихы да кибеттә башланган.

«Тырышсаң, авылда яшәргә була, тәгәрмәчкә таяк тыгучылар гына булмасын»
Гөлүсә апа үз авылында райпо кибетендә эшли торган булган. Ул вакытта Илнар абый бер колхозда баш икътисадчы булып хезмәт куйган. Ягулык, орлык алып кайту кебек эшләрне аңа ышанып тапшыра торган булганнар.

«Бензовоз белән ягулыкка барганда тәмәке алырга дип кибеткә кергән идем, Гөлүсә белән шунда очраштык. Аннан соң барганда шул кибеттә кала башладым, машина йөртүче үзе генә бара да, кайтканда мине дә кибеттән алып чыга иде. 15 тапкыр янына „матай“ белән барып кайттым да өйләнештек», — дип искә алды Илнар абый. «Бер ай да йөрешмәдек, кияүгә чыктым», — дип елмайды хатыны.


Хәзер инде алар өч бала тәрбияли. Кызлары Гүзәл һәм уртанчы уллары Рөстәм Казанда медицина көллиятендә укый, ә бәләкәй Самир бишенче сыйныфта белем ала. Ул мәктәпкә күршедәге Тәкәнәш авылына йөри. Элек Тәкәнәш район үзәге дип саналган, анда җитештерү дә булган. Аннан район җирләре Теләче, Кукмара, Мамадыш районнарына бүленгән. Күпмедер вакыттан соң Тәкәнәш районын кире кайтару мәсьәләсе күтәрелә. Район кире кайта, зурая дип Тәкәнәштә, басу читендә мәктәп тә салып куйганнар. Җитәкчесе урынын бүлә алмагангамы, Тәкәнәш кире районга әйләнми, авыл булып кына кала.


«Курыкмыйча шуны әйтә алам — авылларның киләчәге юк. Аларның ун ел яшисе калды. Лотереяга хыялланырга була, ә монда күз алдындагысына нәтиҗә ясау гына кирәк. Менә уйлап карагыз, авылга яшәргә кайту балаларның уенда да юк, алар монда кайтмый, башка кешенең баласы да кайтмый. Аннан соң авыл кешесе дә ялкауланды. Бүгенге көндә авылда яши торган кешенең 25 сутый бакчасы бар, анда ул өч сутый бәрәңге утырта. Аны утырту, эшкәртү, алу — трактор эше.

Кеше көрәкнең нәрсә өчен кирәк икәнен онытты, берничә елдан китмәнне музейда гына күреп булачак. Трактор белән чәчкән өчен дә, башкасы өчен дә түләргә кирәк, әмма беркем дә кире көрәккә күчми. Сезнең кебек яшьләр авылларга кайтып, гаилә корып, бала тудырып, авылны күтәрсә — була. Тырышсаң, авылда яшәргә мөмкин, тәгәрмәчкә таяк тыгучылар гына булмасын, — ди Илнар Газизҗанов.

«Сыер савучы эштән китсә, хуҗалыкны иртәгә үк очсызга сатарга була»
Фермерлар да бетә, ди ул.

Фермерларның грант алганнары грантның срогы беткәнче эшли. Безнең кебекләргә килгәндә — уйнап туйганчы. Һәр эшнең эшчесе урында булса гына ул эш бара. Бер көнне берсе чыкмаса, икенче көнне берсе исерек булса — бармый. Физик эш тә ардырмый, ә психологик яктан нервы бетә. Аңламый торган кеше белән эшләгәнче, мин таш чабам. Эшләргә кеше юк бит. Кем сыер саварга килсен? Мин сыер савучы булып эшләүче апаның артын үбәргә тиеш. Ул эштән китсә, хуҗалыкны иртәгә үк очсызга сатарга була. Читтән караганда кызык кебек, ә эшли башласаң… — ди ул.


Кибеттә сөйләшеп утырганнан соң без маллар янына киттек. Әйткәнемчә, анысы «күрше йортта» гына. Сарайга килеп кергәч тә, гадәттәге ачы ис түгел, ә икмәк исе борынга бәрелде, алай да була икән, дим. Соңыннан киемгә дә бернинди начар ис ияреп чыкмады. Аяк асты да чип-чиста, тиресне көн дә чыгарып торалар. Сарайда бер сыер гына ятып тора, ул менә-менә әни була, ашарга да хәле калмаган, бәбекәйнең. Бер читтә - ике бозаулы яшь әни. Сыер янында тавислар, бүрекле тавыклар йөгерешә, калган сыерлар утарда. Хуҗалыкта исә йөзгә якын эре мал бар. Шулай да, бу ферма түгел — шәхси ярдәмче хуҗалык.


Тавислар монда ничек эләккән соң? Илнар абый аларны Мамадышка килгән күчмә зоопарктан алып калган. «Бәләкәй малай белән карарга бардык. Кечкенә генә почмакта биш-алты кошы бар, мескеннәргә урын аз. „Сатасыңмы?“ - дип сорадым. „Акчаң бармы?“ — ди. Ашлык белән алырга да риза иде. Икенче көнне берничә капчык ашлык алып бардым, акчасын да бирдем дә ике кошны алып кайттым. Аннан соң алар йомырка сала башлады», — дип сөйләде Илнар абый.

Гөлүсә апа йомыркаларны тавык астына куеп, бәләкәй кошлар чыгарган. Кошлар барысы бергә бер бүлмәдә яши. Анда бер читлекнең ишегендә «Җирле үзидарәнең Шәмәк советы» дип язылган, ә эчтә бәләкәй бытбылдыклар утыра. Гомеремдә беренче тапкыр кулыма бытбылдык тотып тордым.


Эшчеләр сыерларны керткән арада без арткы якка чыктык. Анда — кабан дуңгызлары! «Алга» дип язылган сарай эченнән йөгереп чыктылар. Анда эшләп йөрүче ир-ат кабаннарга сыр турап бирде. Яратып ашыйлар. Срогы чыккан сырларны Илнар абый кибетләрдән очсызга сатып ала икән.

Элек бу бинада «Алга» хуҗалыгының «конторасы» булган.


Мәктәптә укыганда спекулянт булырга хыяллана идем. Армиядән кайткач карьера турында хыялландым, колхоз рәисе буласы килде. Әти тракторчы, әни сыер савучы булгач, мине беркем дә алмый. Колхоз рәисе алышынганда идарә җитәкчесенә бардым, «Алга» колхозын җитәклим әле, миңа бирегез", - дип сорадым. Шул вакытта колхозны бирмәделәр, хәзер контораларында ферма ясадым, — дип сөйләде Илнар абый.

Район семинары да алар хуҗалыгында узган. Бер тиен акча сорамыйча эшлиләр, дип үрнәк итеп куйганнар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Сыерлар ни өчен җиләк-җимеш ашый?
Хуҗалык бер ай эчендә барлыкка килгән. Дүрт ел элек Илнар абыйның печәне күп була. Сатканнан соң да күп калган әле. Район җитәкчесенең: «Мал тотсаң, ул бинаны бирәм», — дигән вәгъдәсе булган. 29 сентябрь көнне Гөлүсә апага: «Иртәгә ферма төзи башлыйм, эшчеләр табып куй», — дип шалтырата. Бинаның эчке ягы начар хәлдә булган инде. 22 октябрьдә егерме сыер кереп урнаша монда.

Эчтә дивар буенда тартмаларда мандарин, виноград, карбыз, кавын кебек җиләк-җимешләр тезелеп тора. Сыерлар кереп урнашкач, тагаракка пары чыгып торган «апара» (әчетке) салдылар. Хайваннар барысын да ялап бетерде. Аннан соң тагаракларга виноград, туралган мандарин, карбыз, кавын телемнәре сикерде. Илнар абый җиләк-җимеш ашатканны видеога төшереп, инстаграмга куя. «Сыерларың тимер тагарак кимереп ята, шуңа ач хайван җиләк-җимешне ашый инде», — дип язалар икән аңа.


«Тәмле булгач тагаракны ялап куя инде, мин бит печән арасына виноград ата алмыйм. Сыер „апараны“ көненә өч чиләк ашый, аннан соң турап печән бирәбез. Печәнне туратып кына ашатабыз. Буе белән саласың, аяк астына тартып төшерә, таптый, ә вак булгач алай тапталмый», — дип аңлатты Илнар абый. Ул һәр чәршәмбе сыерларга җиләк-җимеш ашатам дип сүз куйган булган, әмма без җомга көнне килгәч, графикта әз генә үзгәрешләр булды инде.


Сыер савучы Земфира апа да хейтерларга җавап бирде. «Коры тагаракка виноград салмыйбыз. Алай язган кешеләр минем янга килсен, мин аларга күрсәтермен ничек әчетке, печән ашатканны. Сыер карамаган кеше язадыр», — дип сыер алдына виноград салды. Маллар җиләк-җимешне ашап бетергәч кенә алларына печән салып чыктылар. «Ашагыз, матурларым», — дия-дия Земфира апа малларга печән дә салды.

Үзем дә виноград биреп караган идем, сыер кулны ук ялап алды. Аннан соң аерым бүлмәдәге бәләкәй бозауларга ипи ашаттык.


Сөтне 26 сумнан биреп җибәрәләр. Җиләк-җимеш ашатудан аның тәме үзгәрми, ди хуҗа кеше. «Бүгенге көндә сөтне 40 сумнан алсалар, яшәп була. Ә хәзер бу хуҗалыкның „инвесторы“ кибет дип әйтергә кирәк. Ул үзе генә эшли алмас иде. Кибеттән акча кермәсә, иртәгә үк ябасың», — ди ул.

Җәй көннәрендә хуҗалыкка якын-тирә авыллардан балалар белән киләләр икән. Тавис, бытбылдыклар кызык ич инде авылда. Шуның өчен киләчәктә тәвә кошын алырга ниятләре бар. Гомумән, ишәк, дөя кебек хайваннар алып, бәләкәй зоопарк ясау хыялы бар. Алып кайтып кую - бер мәсьәлә, аларны дөрес итеп карарга, шартлар булдырырга да кирәк.

«Эшләгән кеше берничек тә хәерче була алмый»
Фотографка биеклектән авыл сурәте кирәк булгач, Илнар абый безне тау башына алып менеп китте. Кызлары Гүзәл, Гөлүсә апа да безнең белән барды, мәктәптән кечкенә Самирны да алып чыктык. Баланы көтеп торганда мәктәп турында сөйләшеп киттек.


Хәзер укыту да башка төрле, — дип сүзен башлады Илнар абый. — Теге вакытта укыган укучылар профессор булган, ә хәзер ул китаплар буенча укытырга ярамый. Мәктәпкә укый-яза белеп керерлек булгач, укытучы нәрсәгә соң? Элек 33 баланы бер укытучы укыткан, алардан академик та, профессор да чыккан. Хәзер ике бала укырга керә, аларның берсе "икеле"гә, берсе көчкә "өчле" белән "дүртле"гә бетерә, ике баланың берсе СПТУ бетерә алмый, — ди ул.

Тау башында бәләкәй яшь наратлар үсеп утыра, аста авыл, үзәк өзгеч җил. Авыл янында ике чишмә дә бар, кайтканда анда да туктап алдык.

Кибет эшенә тотынганчы, Газизҗановлар сату эше белән шөгыльләнгән. Кире кайтканда Гөлүсә апа шул вакытларны искә алды. Ул үзе 19 яшендә әнисен югалткан, өч ел инвалид әтисен караган.

«Мин элек авылда калуны күз алдына китерә алмый идем. Иртә ятим калгач, барысын да күреп үстем. Авылны күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Кияүгә чыккач, китәрбез дип сөйләшкән идек. 2004 елда, икенче балага алты ай иде, үзебезнең эшне башладык. Җиде авылда кием-салым сатып йөредек. Башка районнарга да бара идек. Черек „УАЗикта“ йөрдек. Анда да төрле хәл булды. Аннан соң балык, чеби, үрдәк, каз китте. 550 каз үстерә идек, минем балалар казлар арасында үсте инде. Эшли торгач, шәһәргә китү турында уйламый башладым, ә хәзер анда яшәүне күз алдына китерә алмыйм. Үзең тырышсаң, барысын да табып була. Акча юк, сез бай диючеләр бар, эшләгән кеше берничек тә хәерче була алмый», — ди Гөлүсә апа.


Илнар абый да «Ока»да, «УАЗик»та кием-салым алып кайткан вакытларын искә төшерде. «Тауга менгәндә машинаның алгы ягы эшләмәс булды да, арттагы зиратка тәгәрәдек. Хатын „шмоткалар“ өстендә утырган иде. Ул урыныннан кузгалып та тормады, мин чыгып боргаладым да, юлны дәвам иттек. Бу хәлне астан мужиклар карап торган. „Башка берәү булса, куркуыннан шул тауны җәяү менәр иде, синең хатын урыныннан да селкенмәде“, — дип көләләр», — дип сөйләде ул.

Гөлүсә апалар алты бала үскәннәр, хәзер өч туганы исән. «Авылымның урынын беләм, әмма кайткан юк», — ди ул. 

«Әни янына барырга чыккач, үлгән дигән хәбәре килде»
Әле август аенда Илнар абый да әнисен югалткан. Температурасы булгач, коронавирус дип хастаханәгә алып киткәннәр дә, шуннан чыга алмаган… Әниләрен моргтан алганда аның маңгаенда тишек, борыны сынган булган. Хастаханәдә бу хәлне битлектән «пролежни» дип аңлатканнар, моның белән килешүе авыр, Илнар абый тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү комитеты табиблар нәтиҗәсенә нигезләнә, яңадан тикшерү өчен эксгумация ясарга кирәк, диләр. Тулырак: https://intertat.ru/news/agriculture/06-12-2021/malga-imesh-ashatuchy-ilnar-gaziz-anov-kurykmyycha-yt-m-avyllarny-kil-ch-ge-yuk-5844365

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X