erid:2VtzquqpS7d
Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган
Яңалыклар

Мамадыш юлында фургон йөртүче такталар төялгән трактор арбасына бәрелеп һәлак булган

Авария бишенче август көнне кичке бишләр тирәсендә М7 юлында булган.

 

5 нче август көнне кичке бишләр тирәсендә республиканың Мамадыш районында М7 трассасында юл-транспорт һәлакәте булды. «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, Mercedes фургонын йөртүче зур тизлектә такталар төягән трактор арбасына килеп бәрелгән.

Көчле бәрелүдән трактор аугана, ә такталарның бер өлеше чит ил машинасы кабинасына керә.

Фургон руле артында булган ир-ат урында ук һәлак булган. Һәлак булган ир-атны чыгару өчен коткаручылар чакыртырга туры килде», — дип уртаклаштылар агентлык белән авариянең шаһитлары.

Тулырак: http://baltaci.ru/news/yuhidi-h%D3%99b%D3%99r-it%D3%99/mamadysh-yulynda-furgon-yrtche-taktalar-tyalgn-traktor-arbasyna-brelep-lak-bulgan


Арча хәбәрләре

Нет комментариев