erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Садыйков вафаты уңаеннан...

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның 53 яшендә вафат булуы бөтен республика халкын тетрәтте дисәк, һич кенә дә ялгышмабыз. Кемдер аны оста профессионал буларак искә ала, кемгәдер үлемнән алып калган фәрештә иде ул. Хезмәттәшләре кайгыда, җитәкчеләр, пациентлары, гади халык кайгыда .

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның 53 яшендә вафат булуы бөтен республика халкын тетрәтте дисәк, һич кенә дә ялгышмабыз. Кемдер аны оста профессионал буларак искә ала, кемгәдер үлемнән алып калган фәрештә иде ул. Хезмәттәшләре кайгыда, җитәкчеләр, пациентлары, гади халык кайгыда.

Чыннан да, Марат Наил улы тормышның иң әһәмиятле ведомствосында иң катлаулы вакытларда хезмәт куйды. Бу вазыйфада ул 2018 елның февраленнән эшләде. Пандемия, коронавирус, изоляция... - гап-гади кешеләрне бу сүзләр үзләре үк куркыта иде, ә Садыйков җитәкчелегендәге табиблар әлеге зәхмәткә каршы күзгә-күз карап диярлек көрәште. Министрлык республика һәм ил җитәкчелеге тарафыннан үзләренә куелган бурыч һәм максатларны җиренә җиткереп башкарды. Марат Наил үзе дә күпме тапкырлар "кызыл зона"да булды, пациентларының, хезмәттәшләренең хәлләрен белешеп торды, табибларны зурлауга, каһарман итеп танытуга зур өлеш кертте.

Казан гимназиясендәге фаҗигане искә төшерик. Марат Садыйков беренче минутлардан яраланган балаларның, өлкәннәрнең гомерен саклап калуны шәхсән үз өстенә алды, хастаханәгә эләккән балалар янында булды, аларның гаиләләренә төрле яклап теләктәшлек белдерде, хәлләрен җиңеләйтү өчен тырышты. Гомумән алганда, министр теләсә кайсы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, вакыйга урынында үзе булды, бәлага очраган кешеләрнең тормышларын саклап калу өчен зур көч куйды.

Марат Садыйков махсус хәрби операциягә киткән табибларга да гел ярдәм итеп торды. Лисичансктан кайткан балаларны, гаиләләрне дәвалау эшен дә үз контроленә алды. "Без үзебезнең бөтен мөмкинлекләребез, квалификация һәм профессионаллыгыбыз белән аларга ярдәм итәчәкбез", дип белдерде ул.

Гомумән алганда, Марат Наил улы Садыйков Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өлкәсен ныгытуга, үстерүгә зур өлеш кертте. Тагын бер тапкыр кабатлыйбыз: Марат Наил улы сәламәтлек саклау министрлыгында иң катлаулы чорларның берсендә эшләде. Башкаларның сәламәтлеген, тормышын саклау үз сәламәтлеге бәрабәренә дә башкарылгандыр бәлки. Чын професионаллар гына шулай эшли ала...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марат Садыйков белән хушлашу мәрасиме Универсиада авылы, 35нче номерлы бинада, Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.

Чара иртәнге 8.00дә, гражданнар панихидасы сәгать 10.00да башланыр дип планлаштырыла.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ak-khalatly-fresht-marat-sadyykov-vafaty-il

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X