Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Марина Патяшина: "Чикләүләр кертергә ниятлибез, бу хакта фикер алышабыз. "

    Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Татарстанда, коронавирус инфекциясе таралуны туктату өчен, яңа чикләүләр кертеләчәген әйтте.

    (Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 

    «Чикләүләр кертергә ниятлибез, бу хакта фикер алышабыз. Коронавирус белән еш авыручы кешеләрнең яшь төркемен ачыклагач, анализлап, киләсе атнада план төзербез», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында.

    Реклама

    Аның сүзләренчә, чикләүләр халык күпләп җыела торган чараларга кагылырга мөмкин. «Тамашачылар концерт залына QR-код буенча керергә мөмкин, бу вариантны да карыйбыз. Әлегә фикер алышабыз», — дип сөйләде ул.

    https://tatar-inform.tatar/news/society/01-10-2021/koronavirus-taralu-s-b-ple-tatarstanda-ya-a-chikl-l-r-kerterg-yenalar-5839682

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: