erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Матрас астындагы акчаның ияләре кемнәр? ("Ватаным Татарстан", Рәшит Фәтхрахманов)

Соңгы вакытларда Россия банкларында акча кытлыгы күзәтелә. Россиядә 2016 елның 1 гыйнварыннан бирле «Базель III» дип йөртелгән банк көйләве гамәлдә. Ул кертем ияләре банклардан акча таләп итә башласалар, финанс оешмасыннан 30 көн буена ул таләпне канәгатьләндерерлек югары ликвидлы активларга ия булуны таләп итә.

 

Югары ликвидлы актив дип сатып тиз генә акчага әйләндереп була торган кәгазьләрне атыйлар. Менә шундый ликвидлыкка ия булмаган банкларга Үзәк банк үз җилкәсен куя, ягъни акча басып өләшә. Пандемия кризисы башланган 2020 елда Үзәк банк кайбер айларда банкларның триллионлык ихтыяҗларын акча басып канәгатьләндергән. Андый калҗадан гадәттә зур әһәмияткә ия дип саналган җиде банк авыз итә икән. Алар алган шундый ярдәм 2,5 триллион сумга җиткән. Физик затлар депозитлардагы акчаcын алган саен Үзәк банк зур банклар казанына акча басып ыргытып торган.

Шундый шартларда инфляция үсми кая барсын инде? Банк регуляторы быелның гыйнварында азык-төлек инфляциясенең 11,1 процентка җитүен әйтә әнә. Төп ставканы күтәргәч, кешеләр яңадан акчаcын депозитка сала башлаган башлавын. Декабрь аенда гына да депозитларга 1,571 триллион сум акча килеп кергән һәм банклар Үзәк банктан алган триллионнарның яртысына якынын кайтарып биргән.

Әмма бик күп кәгазь акча банклар карынында түгел, кешеләр кулында йөри, имеш. Рәсми мәгълүматлар, россиялеләр акчаны банкка түгел, матрас астына сала, дип әйтә. Кешеләр 14,1 триллион сум акча өстендә йоклыйлар, диләр акча санарга яратучы Росстат белгечләре. Бу Милли байлык фондыннан (ФНБ) да күбрәк. Соңгысында бары тик 13,6 триллион сум гына бар икән. Барлык төбәкләрнең бюджетын бергә кушкач та, матрас астындагы акчадан аз гына күбрәк чыга, ди. Төбәкләрнең гомуми бюджеты – 16,8 триллион сум.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Банкларга илтергә теләмәгән һәм биржада да уйнарга яратмаган акчаның 61 проценты, ягъни 8,7 триллион сумы Үзәк банк баскан купюраларда саклана. 5,425 триллион сумны – 74,6 миллиард долларга тиң акчаны чит ил валюталарына әйләндереп, матрас астына түшәгәннәр. Ә менә банк депозитларында физик затлар 92,8 миллиард доллар саклый.

Соңгы ике елда халык кулындагы акча 30 процентка арткан. Үзәк банк баскан барлык акча – 3,3 триллион сум шулай шәхси кулларга күчкән. Халык депозитларның процентлары түбән булудан зарланып, акчаны кулда тотуны сөя төшкән. Эш яшендәге халыкның зур күпчелеге кредит камытын сөйрәп баруын исәпкә алганда, матрас астындагы акчаның ияләре кемнәр икәнен чамаларга була булуын. Кибеттән азык-төлекне яздырып алучы авыл кешесе дә акча өстендә төш күрә дип әйтеп булмый.

Үзәк банк ставканы күтәргәч, акча депозитларга күчә башлар дип фаразлыйлар фаразлавын, әмма кулга кыек юл белән кергән акча банк ишегеннән кермәс, мөгаен. Кулда тотылган акчаның байтагы – килеп чыгышын яшергән капитал, дип уйларга нигез бар.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X