erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус хәрби операция геройларына бушлай җир бирә башлыйлар?

Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә махсус хәрби операция геройларына бушлай җир участоклары бирергә тәкъдим итте.

Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә махсус хәрби операция геройларына җир участокларын бушлай бирергә киңәш иткән. Дәүләт башлыгы күрсәтмәсендә шундый пункт бар.

Документ Россия Геройлары исеменә лаек булган яки махсус хәрби операция вакытындагы казанышлары өчен орденнар белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләргә, иреклеләргә һәм Росгвардия хезмәткәрләренә, моннан тыш, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына да кагыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җир кишәрлекләре СВО вакытында һәлак булучыларның (имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә) гаиләләренә дә биреләчәк. Сүз дәүләт яки муниципаль милектәге кишәрлекләр турында бара.
Төбәк хакимиятләренә җир кишәрлекләрен күрсәтелгән затларга махсус хәрби операциядә катнашулары тәмамланган көнгә теркәлгән федерация субъектында бирергә тәкъдим ителә.
Әмма Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь өчен искәрмә бар. Бу төбәкләргә кишәрлекләр бирү турындагы күрсәтмә кагылмый, ләкин аларга социаль чыгымнарының башка чаралары тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X