Реклама
Май аеның һава торышына күпләр зур өметләр баглый.
Һава торышы буенча фаразлар әллә ни ышанычлы булмаса да, синоптиклар май башына үз фаразларын җиткерде.
Шулай итеп, “Яндекс” фаразлары буенча, 1 майда яңгыр көтелә. Әмма һава температурасы 14-16 градус җылы булачак. Исегезгә төшерәбез, май бәйрәмнәренең беренче өлеше 30 апрельдән 3 майга кадәр, икенче өлеше 7-10 майда булачак.
Җиңү көненә синоптиклар шулай ук яңгыр вәгъдә итә. 7 һәм 8 майда аязучан болытлы һава, көндез 18 градуска кадәр җылы булуы ихтимал. 9 һәм 10 майда көн болытлы булачак, һава температурасы 19 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Бәйрәмнәр тәмамланып, халык эшкә чыккач исә кояшлы көннәр һәм 22 градуска кадәр җылы булачак. Яңгырлар көтелми.
Чыганак http:// http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/may-byrmnrend-ava-toryshy-nindi-bulyr
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз