http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Яңалыклар

«Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча зур эшләр планнаштырыла

Татарстанда өч мәдәният йорты һәм ике виртуаль концерт залы төзеләчәк

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 ел ахырына кадәр Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тагын берничә объект төзеләчәк һәм ремонтланачак. Әйтик, Кукмара һәм Минзәлә районнарында – өч яңа мәдәният йорты, Әлмәттә һәм Чаллыда яңа виртуаль концерт заллары барлыкка киләчәк.

Авыл мәдәният йортлары «Мәдәни мохит» төбәк проекты буенча төзелә. Ел ахырына кадәр әлеге проект буенча Казанда ике музыка мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак һәм Бөгелмә районында модель китапханә булдырылачак. Киләсе ел ахырына Яшел Үзән һәм Алабугада мәдәни үсеш үзәкләре төзелеше тәмамланачак.

2021 ел ахырына «Цифрлы культура» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Милли электрон китапханәнең цифрлы басмалары фонды 750 берәмлеккә якын басма белән тулыландырылачак.

Реклама
https://www.арскавто.рф/?erid=2VtzqxcFCPz

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап тормышка ашырыла. 

 https://tatar-inform.tatar/news/business/21-09-2021/tatarstanda-ch-m-d-niyat-yorty-m-ike-virtual-kontsert-zaly-t-zel-ch-k-5838337

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев