erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Медотвод» булганнар коронавирустан прививка ясатмаска тиешме?

«Медотвод» – прививка ясатмауга сәбәп түгел. Хроник чирләрдән интегүчеләрнең барысы да аеруча куркыныч янаган кешеләр төркеменә керә. Шуңа күрә, хроник чирнең көчәю чоры узуга, алар вакцинация узарга тиеш. (Ватаным Татарстан)

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, бүгенгә республикада 1,9 миллионнан артыграк кеше коронавирустан вакцинаның беренче уколын ясаткан. Шулай итеп, халыкның 60 проценты гына вакцинация узган әле. Ә күмәк иммунитет өчен бу санның 80 процент тәшкил итүе кирәк. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында прививка ясатучылар өлеше 50 процентка җиткән. «Болары да чир үзләренә аеруча зур куркыныч тудырган төркемгә керә. Шуңа күрә ковидны кисәтүнең төп ысулы вакцинация булырга тиеш», – дип искәрткән баш эпидемиолог.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лопушов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта балалар өчен вакцина һәм «Спутник V»ның борынга салына торганын эшләү төгәлләнеп килә. «Яңа вакцинаны куллана башлагач, вирус хәтта өске сулыш юлларына да эләгә алмаячак», – дигән табиб. Сүз уңаеннан, республикада барлыгы 175 вакцинация пункты бар. Шуның икесе Казанда тәүлек әйләнәсе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X