erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәет юарга өйрәтүче Гүзәл Шәйдуллина: «Мәет юган суны да бозым ясау өчен кулланалар»

Мөгаллимә Гүзәл ханым Шәйдуллина Иске Таш мәчеттә мәет юу буенча курслар алып бара. Гүзәл ханым үзе ун еллап инде мәет юып йөри. Мәет юуның нечкәлекләре турында «Интертат» язмасында укый аласыз ("Интертат", Казан, Гөлүзә Ибраһимова).

 

Салават Камалетдинов фотолары
 «Мәетләр төшемә керер дип курка идем»
Гүзәл ханым, мәет юарга кайда өйрәндегез?

"Мөхәммәдия"дә укыганда, «Шамил» мәдрәсәсендә Гөлсем ханым белән таныштым, ул беренче укытучым булды. Ун еллап мәет юам инде хәзер. "Мөхәммәдия"не тәмамлагач, «Шамил» мәдрәсәсендә кич дәресләр бирдем, аннан соң Иске Таш мәчеткә килдем. Анда олы яшьтәге бер абыстай мәет юу дәресләрен бирә башлады. Ул вакытта минем тәҗрибә бар иде, дәресләр буенча үземнең тәкъдимнәрне әйттем. Ул абыстай Мәрҗанидә укыган, дипломы да бар. Ул вакытта шул рәвешле рөхсәт бирелгән. Абыстай: «Белемем ул кадәр тирән түгел икән», — диде һәм дәресләрен миңа тапшырды.

Мин бары тик «Хозур» нәшрияты чыгарган китапларга нигезләнеп, хәзрәтләргә таянып эшлим. Үзлектән уйлап чыгару, яңалык кертү юк! Кыенлыклар туса, хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәм, алар рөхсәтеннән башка бер адым да ясамыйм.

Хәзер мәет юуга рөхсәт кәгазе биреләме?

Хәзер бездә ул әйбер юк. Шуны кертергә уйлыйбыз. Мәет юу курсларын узган кешеләргә сертификат бирелергә тиеш дип уйлыбыз. Анда кемдә белем алганы да күрсәтелергә тиеш. Безгә «Мөхәммәдия» дән дә киләләр, дини белеме булмаган кешеләр дә килә. Аларга төрлечә аңлатырга кирәк. Яңа гына килгән укучыларның сорауларыннан чыгып, үзем әзерләгән укыту материалларына өстәмәләр кертеп барам.


Сез юган беренче мәет туганыгыз булдымы?

Әйе, мәдрәсәдә икенче курста укыганда туганымны юдым. Аңарчы бер тапкыр да мәет юганым булмады, бөтенләй мәеттән курка идем. Беркайчан да үлгән кешене дә күргәнем булмады, төшемә керер дип курыктым. Мин унынчы сыйныфта укыганда әбием мәрхүм булды, хәтта аның да йөзен карамадым. Туганыбызны озатканда юарга кеше булмады. «Син "Мөхәммәдия"дә укыйсың бит. Син шуны да белмисеңме? Сезне нәрсәгә өйрәтәләр?» — диделәр миңа. «Беләм», — дидем дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Бер әби белән беренче тапкыр әбиемнең бертуган сеңлесен юдым. Ул беркайчан да онытылмый. Аннан соң Гөлсем ханым белән юып йөрдем. Үземә шундый сүз куйдым, Аллаһы Тәгалә юлыннан барам икән, ул эшне дә эшләргә тиешмен. Мин куркам, дип торып булмый. Аллаһы Тәгалә үзе юлын күрсәтте дип әйтергә кирәктер. Башта әҗер-савап эшлим дип башладым. Хәзер кирәк булуын аңлап эшлим, кемдер ул эшне башкарырга тиеш бит.

«Балалар әниләрен юарга керергә курка»
Мәет юуның савабы зурмы?

Искиткеч савап. Һәр кеше үз туганын юарга тиеш, ул бик саваплы эш. Әти-әниләр үз балаларына әйтеп куйсын: «Кызым-улым, син мине мине юарсың». Һәр гаиләдә булмаса да, һәр нәселдә бу эшне башкара белә торган кеше булырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Туганны һәм чит кешене юу аерыламы?

Бары тик хисләр белән. Һәр очракта да әҗер-савабы була. Чит кешене юганда шуны да аңларга кирәк, ул гаилә туганын сиңа ышанып тапшырган, рәхмәт тә ишетәсең. Туганны юганда хисләр икенче, әлбәттә. Ул минем туганым, аны әйбәтрәк итеп юам дигән әйбер булырга тиеш түгел, бары тик хисләр аерыла. Әнине юганда, әлбәттә, бөтенләй башка хисләр инде ул.

Туганнары яки юа белүче кешеләр булмаса, махсус хезмәткә мөрәҗәгать итәләр, алар ничек эшли?

Күреп торабыз: хәзер бөтен җирдә «ритуальные услуги» дип реклама бирәләр. Без инде мәчеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип аңлатабыз. Аллаһның рәхмәте булсын, ул хезмәт тә кирәктер. Шәһәр җирендә төрле гаиләләр бар. Кемнеңдер туганнары, балалары юк, мәчеткә дә барганы булмаган, ди. Шундый хәл булды: әниләрен шул хезмәт аша юып, җирләгән ике хатын килде. Дога укыр кеше юк, диләр. Без төн чыгабыз, юабыз, укыйбыз, кырыгына кадәр барысын да үз өстебезгә алабыз. Ритуаль хезмәт юа, ә дога кылалармы? Юарга килгән кешеләрнең исемнәрен сорарга кирәк.

Илфар хәзрәт янына бер ханым килгән, киңәш сораган. Әнисе дачада мәрхүм булган, ритуаль хезмәт чакыртып юганнар. Кергәндә «Здравствуйте» дип исәнләшкәннәр инде. Аннан соң юган кешеләрне мәҗлескә чакырырга булганнар. Ул кешеләр бөтенләй рус икән. Ул ханымның хәтта хәле начарланган. Ул белми: дога кылынганмы, ничек юганнар. Нишлим дип киңәш сорап килгән. Андый хәл күп тапкыр булды. Мөселман кешесен мөселман юарга тиеш.

Ир-ат хатын-кызны яки хатын-кыз ир-атны юа аламы?

Юк, ир-атлар ир кешене, хатын-кызлар үз җенесеннән булган мәетне генә юа ала. Бәләкәй бала булса, ир баланы хатын-кыз юа ала.

Кыз кешегә мәет юарга ярыймы?

Әйе, ярый. Күрем вакытында, балага күкрәк сөте ашатучы әниләргә ярамый. Бала көткән хатын-кызларга да ул эштә катнашу кирәкмәс. Хисләнеп китәр, мәет янында бик авыр бит, ә хатын-кызны сакларга кирәк. Тулырак: https://intertat.ru/news/religion/25-12-2021/m-et-yuarga-yr-t-che-g-z-l-sh-ydullina-m-et-yugan-suny-da-bozym-yasau-chen-kullanalar-5845809

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X