Реклама
Тукай районы Биклән авылы мәктәбен шартлатырга янаган кеше 1 млн сум таләп иткән.
Бүген иртән ул Биклән авылында бомба куелганы турында хәбәр җибәрә.
"Мин сезнең мәктәбегезне күралмыйм һәм сездән үч алырга телим. Йөзләгән корбан булачак", - дип язган ир-ат. Акчаны үзенең картасына күчерүне таләп иткән.
Балаларны һәм өлкәннәрне мәктәптән ашыгыч төстә эвакуацияләделәр.
Хәзерге вакытта куркыныч хәбәр җибәргән авторның шәхесен ачыклыйлар.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз