erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин сине яратам, Марат”: «Болгар радиосы» премиясендә истә калганнар

Пирамида залында “Болгар радиосы” X Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы гөрләде. Тамаша ике бүлектән торды. Болгар радиосы премиясе юбилее Изге Болгар җирендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына туры килде. Шул сәбәпле, беренче бүлек “Кара Пулат” операсы өзегеннән башланды.

 

Операның композиторы Эльмир Низамов маэстро ролендә булды. Өзекне Илүсә Хуҗина башкарды. Эльмир Низамов “Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен” Болгар радиосы премиясе белән бүләкләнде. Әлбәттә, лаеклы бүләк. Чыгыш тәмамланды, ә Илүсә Хуҗина сәхнәдән китәргә ашыкмады...

“Мин алып барам димәдем, тоткарланам гына”
Премиянең алыштыргысыз алып баручысы Илфар Кәримов янына һәр елны яңа кешеләр өстәлә. Хатын-кыз алып баручысының исемен тантананың үзендә генә белдек. Ул җырчы Илүсә Хуҗина булды. 
– Бу минем беренче тәҗрибәм. Гомумән, башта җырлап, аннан тамашаны алып барганым да булмады. Әлбәттә, дулкынланам. Бу минем өчен иҗади “вызов”. Премияне алып баруны ышанып тапшырганнары өчен рәхмәтле, – диде Илүсә Хуҗина.
Илфар Кәримов кулдашы турында: “Рольгә бик тиз кереп китте. Актриса, сәхнә кешесе икәне күренеп тора”, – диде.
Илүсә белән Илфар тандемына килгәндә, төрле фикерләр туды. Алып баручыларның тексты Илүсә өчен язылган, диярсең. Опера турында сөйләштеләр, комплиментлар белән яудырдылар.  Шунысы гына сәер, Илфар нишләптер Илүсәгә китмә дип ялынды. Ә узган елгы тамашаны алып барган тәҗрибәле Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вильданга “онытылып китә башласагыз белгертермен” диде.  
Илүсә Хуҗина – беренче чиратта артист. Алып баручы һөнәрендә үзеңне сынау өчен Милли премия сәхнәсен сайлау дөрес булмагандыр. Һичшиксез, артист, опера җырчысы буларак Илүсәгә тиңнәр юк. Аның сәхнәдән яңгыраган “мин бит алып барам димәдем, тоткарланам гына” сүзләрен җитди кабул итәргә кирәк булгандыр... Беренче тәҗрибә икәнен онытмыйк, һәр эшне нәрсәдән булса да башларга кирәк. 

“Мин сине яратам, Марат”
Премиядә җырчылар белән бергә авторларны да бүләкләү сөендерә. Гадәттә пәрдәнең икенче ягында калган шагыйрь, композиторларга да игътибар кирәк. 
Иң романтик җырчы исеме хаклы рәвештә Марат Яруллинга эләкте. Марат өчен бу беренче Милли премия икән. Ул кызларның йөрәкләренә үтеп кергән “Минем серем” җырын башкарды. Маратка булган мәхәббәтне залда утыручы кыю кыз да белгертергә булды, түзә алмады. “Мин сине яратам”, – дип кычкырды. Исеңдә тот аны, Марат. 
“Елның популяр җыры” номинациясе Филүс Каһировка “Киек каз юллары” җыры өчен бирелде. Җыр күптән иҗат ителгән булса да, вакыты әле генә җиткән. Филүскә юмартлыгы булышты. Артур Хәсәнов белән бергә чыгыш ясау бу җырның халык мәхәббәтен яулауда үз өлеше бардыр. 
Премиядә “яңа йөзләр” булмады диярлек. Рәфис Кәлимуллин, Марат Яруллин милли премияне беренче тапкыр гына алсалар да, тамашачы өчен “яңа йөз” түгел. 
Сәхнәне дуэтлар да бизәде. Узган елны дуэтлар арасында аерым номинацияләр бар иде. Быел “Иң романтик дуэт” дип исемләнгәне генә сакланып калган. Бүләккә Башкортстанда яшәп иҗат итүче Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар лаек булды. 
Аерым номинацияләрдән тыш, “Кайнар хит” җиңүчеләрен "Тамашачы сайлавы" дип тәкъдим иттеләр. 12 җиңүче рәтенә: Илдар Ямалиев, Зәринә Хәсәншина, Юлия Гарифуллина, Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Мурат Гайсин, Ильвина, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Илгиз Мөхетдинов керде. Җиңүчеләр тавыш бирү ярдәмендә билгеләнде. Кайберләренә бүтән номинациядә җиңү биреп тә була иде. Халык тавыш бирүе шулай булгандыр.

Җиңүчеләргә алкышлар һәм “Алтын йолдыз”.
“Иң креатив җырчы” исеменә Анастасия Макарова лаек булды. “Ландышлар” җырына кушылып балалар биеде. Креативлык шунда күренгәндер. Кайбер номинацияләрне нинди калыпларга салып билгеләгәннәре аңлашылмады. Анастасия бүләккә лаек, аның “Ландышлар” җырын чыннан да еш ишеттек, бәлки, ул “Тамашачы сайлавы”на туры килер иде. 
Беренче бүлекне тәмамлап, Винера Ганиева чыгыш ясады. Ул “Иң халыкчан җырчы” исеменә лаек булды. Ә бу номинация бирелүнең дөреслеге белән бәхәсләшеп булмый.
Тамашаның икенче бүлегендә эстраданың иң танылган йолдызлары җыелган иде. Илсөя Бәдретдинова, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Салават бер-бер артлы чыгыш ясады. Премия югары ноктада тәмамланды.

Соңгысы: Милли премиянең уңай һәм тискәре яклары булды.  Артистлар тамашачыны тере тавыш белән шатландырырга тырышты.  Татар эстрадасы легендасы Эмиль Җәләлетдинов тавышын ишетү бәхетенә ирештек. Концертта “Сәйлән” җыр фестивале җиңүчеләренең берсе Рөстәм Хөсәенов дә чыгыш ясады. Эмиль Җәләлетдиновка алмаш үсеп килә. Татар эстрадасының киләчәге бар. Иң шәп җырчыларны җыйганнар, әфәрин. Кул астында булган хитларны урнаштырасы һәм бер-берсенә бәйлисе генә калган иде... 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

БОЛГАР РАДИОСЫ МИЛЛИ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ
Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен – Эльмир Низамов
Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен – Салават Фәтхетдинов
Татар эстрадасы легендасы – Эмиль Җәләлетдинов
Елның популяр җыры – Филүс Каһиров 
Иң халыкчан җырчы – Винера Ганиева
Иң үзенчәлекле җырчы – Винарис Илъегет
Кабатланмас тавыш – Эльмира Кәлимуллина
Иң романтик җырчы – Марат Яруллин
Иң тынгысыз җырчы – Рифат Зарипов
Иң креатив җырчы – Анастасия Макарова
Иң дәртле җырчы – Илназ Баһ
Иң моңлы җырчы – Раяз Фасыйхов
Иң романтик дуэт – Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар
Иң максатчан җырчы – Рәфис Кәлимуллин
Халык мәхәббәте – Илсөя Бәдретдинова
Иң лирик җырчы – Ришат Төхвәтуллин
Йөрәкләргә үтеп кергән җыр – Гүзәл Уразова 
Үлмәс хит – Айдар Галимов 
“Тамашачы сайлавы” номинациясе “Кайнар хит” җиңүчеләре: 
Алсу һәм Азат Фазлыевлар 
Илдар Ямалиев
 Зәринә Хәсәншина
 Юлия Гарифуллина
 Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов
 Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар
 Сәидә Мөхәммәтҗанова
 Мурат Гайсин
 Ильвина
 Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
 Зинира һәм Ризат Рамазановлар
 Илгиз Мөхетдинов

Илгизә Галиуллина

Фото: https://tnv.ru/

http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/min-sine-yaratam-marat-bolgar-raidosy-premiyasend-ist-kalgannar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X