erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәптәге атышка бәйле мистика: 175 номерлы уку йорты очраклылык түгел?

Нумеролог 175 гимназиядә җинаять кылган кешенең тормышына саннарның ни рәвешле йогынты ясавы турында сөйләде

Казанның 175 гимназиясендә булган фаҗигадән соң, социаль челтәрләрдә бу коточкыч җинаятьнең ниндидер мистик яклары турында комментарийлар күп булды. Интернетта утыручылар җинаятьченең тормышында кабатланучы саннар һәм кайбер сәер фактлар турында яза. «Интертат» шуларга күзәтү ясады һәм сорауларга ачыклык кертү максатыннан, нумеролог Алина Шаринага мөрәҗәгать итте.

Искәрмә. Әлеге язма социаль челтәрләрдә актив фикер алышулар уяткан темага ачыклык кертү өчен әзерләнде. Алда язылганнар — фәнни яктан дәлилләнмәгән. Аларны фаразлар дип кенә кабул итүегез сорала.

«23 нче ай тәүлегендә туган кешеләр даһигә яки үтерүчегә әверелә»
Казанда атыш оештырган җинаятьче 2001 елның 11 сентябрендә дөньяга килгән. Бу  — Америка Кушма Штатларында кешелек тарихындагы иң зур фаҗигаләрнең берсе булган, бөтен дөньяны елаткан көн буларак истә. 

«Әл-Каида» террорчылар оешмасының 19 вәкиле Американың дүрт пассажир самолетын кулга төшерә. Алар ике самолетны Манхэттен шәһәре Бөтендөнья сәүдә үзәгенә килеп бәрелә. Әлеге һөҗүм вакытында 2977 кеше һәлак була, 6 меңнән артык кеше зыян күрә. 24 кеше бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә санала. 

Сыйныфташлары сүзләренчә, мәктәптә атыш оештырган бу кеше дөньядагы иң зур теракт булган көнне тууын еш телгә алган. Ләкин үзенең дә кешелекне үтерергә җыенуы турында беркемгә дә сөйләмәгән.   

Алина Шарина иң беренче булып шушы көнгә анализ ясады. Аның сүзләренчә, ай календарендә биш катлаулы тәүлек бар. 2001 елның 11 сентябре шуларның берсе булган 23 нче тәүлеккә туры килгән. «Бу көнне галәмдә теракт ясау өчен идеаль фон булган. Энергиянең куерып, бар начарлыкның өскә калкып чыга торган вакыты бу. Бу кешенең шушы фондта тууы аның киләчәк язмышына бик зур эз салган. 

Бу тәүлектә туган кешеләр үзләрен хуплаганны көтеп яши. Тәнкыйтьне авыр кабул итә, даими наз-мәхәббәт һәм яклауга мохтаҗ. Аларның энергетик потенциалы уңай якка юнәлсә, ниндидер зур эшләр башкарырга, яки киресенчә, булганны да җимерергә мөмкин. Бу көнне туган кешеләр алтын урталыкта бик сирәк була. Аларның күбесе кабатланмас даһига, яки тормышның иң төпкеленә төшеп җиткән җинаятьчегә әверелә. Барысы да кешенең аң дәрәҗәсеннән һәм үз-үзе белән идарә итә алу сәләтеннән тора», — ди ул. 

Алина Шарова җинаятьченең йолдызнамәсендәге «төенләнешкә» дә игътибар итте. Бу кеше Кысла-Кәҗәмөгез төенләнешендә туган. «Бу гади генә төенләнеш түгел. Ул кешенең үз-үзен эзләү юлы бик катлаулы булуы турында сөйли. Кешенең гаиләсе, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләре формалашуга нык йогынты ясый. Кысла-Кәҗәмөгез төенләнешендә туган кешеләргә халык арасында популярлашырга ярамый. Ул аларның эгоистлык, залимлек кебек сыйфатларына үсәргә мөмкинлек бирәчәк. Андый кешеләр үзләрен бөтен дөнья белән идарә итә алырлык авторитетка ия дип уйлый башлый.

Без атыш оештырган кеше очрагында аның популярлашуын күрәбез. Ул бөтен дөньяга үзе турында сөрән салды, халык арасында нинди куркыныч юл белән танылды.

Ләкин андый кешеләргә үзләрен җәмгыятьтә түгел, ә гаилә эчендә күрсәтергә кирәк. Шушы авторитетны алар гаилә эчендә яуларга тиеш», — ди нумеролог. 

Алина Шарина фикеренчә, атыш оештырган кешенең бу дәрәҗәдәге кансызлыкка килеп җитүе гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән һәм егетнең психикасы сизгер булудан башланган. «Аның әнисен ана итеп санамавы, гаиләсеннән баш тартуы да шул хакта сөйли. Гаиләдәге дисбаланс, баланың потенциалын ачып бетермәү, аны шәхес итеп танымау, әлеге җинаятькә илтеп җиткергәндер»

Атыш оештырган кеше 11 сентябрьдә туган. Үзенең тормышындагы иң зур җинаятен 11 май көнне көнне кылган.

Нумеролог сүзләренчә, 11ле турыдан-туры безнең психикабыз белән бәйле сан. «11е көнне туган кешеләрнең психикасы беркайчан да стабиль булмый. Әгәр кеше психикасы белән идарә итәргә өйрәнә алмаса, ул көннәрдән-беркөнне «шартларга» мөмкин һәм без ул «шартлау»ның нәтиҗәләре аяныч булуына инандык инде.

Шулай ук 11ле саны Прозерпина планетасы йогынтысында яши. Ул да 11е туган кешеләргә бик куркыныч психологик киеренкелек тудыра».

«Аның тормышка ашырылмый калган амбицияләре булган»
Алинә Шарина җинаятьченең «Тормыш картасы» н да ясады. Ул кешенең туган көне саннарын махсус формулага урнаштырып ясала.

Атыш оештырган кешенең төп тормыш саны — 9лы. Аның корбаннары саны да 9 булган. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бу сан кешенең тормышка ашырылмый калган амбицияләре булуы турында сөйли. Бөтен җирдә аның тыныч, тәртипле егет буларак тасвирлыйлар. Әмма 9лы саны аның эчендә амбицияләр һәм яшерен теләкләр булуын күрсәтә. Күп еллар дәвамында ул үзен теләкләрен һәм хисләрен тыеп яшәргә мәҗбүр булган. Эчендә әллә ниләр кайнаса да, аларны яшергән, баскан.

Саннары буенча ул хисле кеше. Бәлки аның сыйныфта лидер буласы килгәндер, «текә» егетләр сафында булырга теләгәндер? Егет тормыштан күпне көткән, ләкин аның көткәннәре, өметләре акланмаган.

«Тормыш карта»сында психологик киеренкелек өчен җавап бирүче саннар да очрый. 2021 елга кадәр ул шушы 9, 2 һәм 7 саннары йогынтысында яшәгән. Бу саннар да үтерүчеләрнең картасында еш очрый торган саннар.

Дөрес, психикасына әлеге саннар тәэсир итүчеләрнең күбесе үзләре өчен башка юл сайлый: терапия үтә, психологка мөрәҗәгать итә. Ә атыш оештырган кеше агрессиясен соңгы чиккә килеп җитәргә мәҗбүр иткән. 

««7ле — Алласызлык ул»
Атыш оештырган кеше 77 фатирда яшәгән.

«Безне уратып алган саннарның тормышыбызга турыдан-туры йогынтысы бар. Алар безне нәрсә турында булса да кисәтергә, нәрсәгә дә булса өйрәтергә, хәтта сакларга да сәләтле. Маньякларның төп саннарын анализлаганыбыз бар безнең. Аларда 7 саны бик күп очрый.

Атыш оештырган кешенең 77 фатирда яшәвенә басым ясарга кирәктер. 7ле  — Алласызлык, дингә ышанмау, рухи кануннарны танымау дигәнне аңлата. Гадәттә, андый кешеләргә динне тану мөмкинлеге бирелә. Ләкин бу кеше үзе өчен бөтенләй башка юлны — үз-үзен тулысынча юкка чыгару юлын сайлаган. 


2001 елның 11 сентябре. 175 рейс самолетының игезәк биналарга килеп бәрелү мизгеле.
175 нче номерлы уку йорты һәм 2001 елгы терактта 175 нче рейс:
1+7+5 =13
2017 елда бу кеше Казанның 175 гимназиясен тәмамлый, төгәл дүрт елдан шунда ук җан өшеткеч җинаятен кыла. Америкадагы теракт вакытында ике игезәк биналарның көньяктагысына бәрелдереп шартлатылган самолет рейсы да 175 номерлы… Монысы да очраклылыкмы?

Алинә Шарина фикеренчә, моның бернинди мистикасы да юк. Барысына да карма саны — 13ле «гаепле». 

«175! Әлеге өч санны бергә кушкач, без 13ле саны килеп чыкканын күрәбез. 13ле — карма саны. Нумерологиядә ул үлем „арканы“ белән бәйле сан. Аның төп мәгънәсе — нәрсәнең дә булса ахыры, һәлакәт, җимерелү, афәт дигәнне аңлата. Ул хәвефләр зур үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Нәрсә дә булса юкка чыкканнан соң, тормыштагы яңа этап башлана».

Болары да очраклылыкмы?
Атыш оештырылган көнне гимназия директоры Әминә Вәлиеваның туган көне булган. Хезмәттәшләреннән матур котлаулар, укучыларыннан җылы сүзләр тыңлап үтәсе 11 май иртәсе директорның тормышындагы иң куркыныч көнгә әверелгән. 

Атыш оештыручы моны белмәгән дип фаразлап була, чөнки ул ни өчен 11е көнне сайлавын «яллардан соң беренче көн» дип аңлата. Мәктәп директорының түгел, әти-әнисенең дә туган көнен генә түгел, туган елларын да белми.

Җинаятьченең беренче корбаны — 62 яшьлек Мулланур Мостафин. Мулланур ага — атыш оештыручының беренче укытучысының ире.

Алинә Шарина фикеренчә, бу фактлардан мистика эзләргә кирәкми. «Без күрәзәчелек итмибез. Җинаятьченең нигә алай эшләгәнен әйтә алмыйм. Бәлки җинаятьченең директоры һәм укытучысыннан үч аласы килгәндер. Бәлки бу очраклылыктыр. Монда психологик күзлектән чыгып анализ ясарга кирәк», — диде ул.  

 https://intertat.tatar/news/society/21-05-2021/m-kt-pt-ge-atyshka-b-yle-mistika-175-nomerly-uku-yorty-ochraklylyk-t-gel-5823505

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X