Мөнирә апада кунакта
– Орден-медальләр тагылган кофтамны күрсәтә алмадым, менә алып килдем, – диде ул сумкасын актара-актара. – Энемдә, Казанда булган...
Ишек ачылып китте. Бүлмәгә Мөнирә апа килеп керде. Әле беркөнне генә анда кунакта, Ташкичүдә булган идем...
– Орден-медальләр тагылган кофтамны күрсәтә алмадым, менә алып килдем, – диде ул сумкасын актара-актара. – Энемдә, Казанда булган...
Кофтасын кидереп, фотога да төшереп алдык без аны.
– Авылга нәрсә белән кайтасың? – дип борчылып сорыйм. Ни әйтсәң дә, 90га җитеп килә бит инде ул!
– И-и, машиналар чебен кебек очып тора. Утырталар, акча да алмыйлар. Үзем бирәм. 5 тәңкә (50 сум)... Кибетләрдә кирәк әйберемне алам да, кайтыр юлга чыгам.
Озак тормады, сезгә комачауламыйм дип, таягын алып чыгып китте орденлы Мөнирә апабыз. Ярый әле узган атнада без килгәндә өйдә иде. Олы кеше өйдә утырадыр дисәң, йөреп тора әле ул. Өйдә булмыйча, Ташкичүдән кире борылып кайтып китүебез дә бар иде. Бәхетебез...
Мөнирә апа начар ишетә, аралашуы авыррак булды. Шулай да сөйләшә, аңлаша алдык. Мәктәпкә рәхмәт укый. Ярдәм итеп торалар, ди.
– Әти Габидулла Кышкар мәчетендә укыган укымышлы, тырыш кеше иде, – дип сөйләде ул. – Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Башыннан түбәтәе төшмәде. 2 атыбыз, 2 сыерыбыз бар иде. Алып чыгып киттеләр. Марига чыгып киттек... Без 4 бала. Әти урман эшендә булды. Шуннан сугышка китте. Әйләнеп кайтмады. Әтисез үстек. Мине “Черная Маруся” дип йөртерләр иде. Рус теленә өйрәндем. 10 елдан соң гына авылга әйләнеп кайттык. Өй тузган, җимерелгән... Аякта чабата. Аяклар салкында өшеп бетәр иде. Шуңа да табан аслары авырта хәзер. Бик күпне күрдем. Хәзер бер кеше ышанмый...
7 сыйныфны тәмамлагач, 6 ел сарык фермасында эшли. Анннан сыер сава.
– Малларны яраттым, алар да мине ярата, – дип сүзне дәвам итте Мөнирә апа. – Ветврач булырга, укырга теләгем бар иде. Колхоз рәисе Әсәт абый, миңа эшче кирәк, диде.
Ферманың нәсел үгезен дә искә алдык. Мөнирә апа нәсел үгезе фәлән кешене сөзде, фәләнне имгәтте, дип санап китте. “Әмма миңа тимәде, ялап торыр иде...”, – диде. “Эшли беләсең, дип, нәсел эшенә, орлыкландыручы итеп куярга да исәпләре булды, ә мин эшләдем дә эшләдем... Каты эшли идем. Почет билгесе орденын шуңа бирделәр. Җитәкчеләрем яратты”.
– Мөнирә апа, син матур булгансыңдыр? – дим.
– Матур идем. Карточкаларны күрсәтимме?
Бер төргәк фотоларны, кәгазьләрне күтәреп тә керде. Бергәләп фотолар карадык. Әтисе Габидулланың, әнисе Бибимөнәвәрәнең матурлыгы! Чибәрләрнең баласы да матур була инде. Әтисе горур, мәхәббәт кеше. Күренеп тора: зыялы, булган кеше булган.
– Син усалмы? – дип тә сорыйм.
– Ю-у-ук, – дип, рәхәтләнеп көлә Мөнирә апабыз. Ул шулай рәхәтләнеп көләргә ярата. Аның белән күңелле.
– Чәй эчәбезме? Тәмле ипием бар.
– Әйдә, – мин әйтәм.
Ә үзем күңелемнән күчтәнәч алып килмәвемә үкенәм. Шоферны кибеткә җибәримме икән әллә дигән уй йөгереп үтә күңелдән. Ул арада булмады, Мөнирә апа бер-бер артлы сый-нигъмәтләрен табынга куя башлады. Чәй дә өлгерде. Өстәлгә чәк-чәк, тәмле конфетлар тезелде.
– Казаннан энемнең улы Марат хатыны, ике улы белән кайтып йөриләр. Менә әле бәрәңгемне алдылар. Ярый әле алар бар. Рәхмәт, булышып, хәлемне белеп торалар. Күчтәнәчләрне дә шулар алып кайтты.
Мөнирә апа берүзе яши. Кияүгә бармаган, бала-чагасы юк. Матур, уңган кыз ничек кияүгә бармаган? Яшьлеге сугыш арты елларына туры килә шул. 1931 елның 2 августында туганмын, ди. “Нишләп кияүгә бармадың?” – дигән сорауны бирмичә кала алмадым. “Әнине ялгыз калдыра алмадым, – диде. – Шулай язгандыр инде...” Абзарга чыгып, бозавын да карадык. Куанычлары – тавыклары ишегалдында сибелгән...
Озата чыкты. “Арчага килсәм, сезгә кермичә калмам”, – дип, кул болгап калды. Шулай итеп, безнең тагын бер дустыбыз артты. Исән-сау булсын.
Румия Надршина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев