Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Мобиль телефонны ни өчен чалбар кесәсендә йөртергә ярамый?

    Бу сорауга медицина фәннәре докторы Владислав Ившин җавап бирә. Аның җавабы “АиФ” басмасында урын алган.

    Соңгы елларда ир-егетләргә дә, хатын-кызларда да гормональ тайпылышлар еш күзәтелә. Ир-атларда җенес системасы авырулары белән көчле техноген бәйлелек бар. Фәнни тәҗрибә дә билгеле. Сперманы алып, ике өлешкә бүлгәннәр һәм термостатка куйганнар. Бер өлеше янына кесә телефоны куйганнар. Күпмедер вакыттан соң сперматозоидларның хәрәкәтчәнлеген тикшергәннәр. Кесә телефоны булган өлештә хәрәкәт тулысынча юкка чыккан, ә калган өлешендә барлык функцияләр дә сакланган. 

     

    Ирләргә киңәш: телефонны чалбар кесәсендә йөртмәгез. Кесә телефоны көчле радиомагнит импульслар тарата. 20 ел элек кесә телефоннары юк иде һәм сперма сыйфаты да яхшырак иде. 

    Фото: pixabay.com

    Реклама

    Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/mobil-telefonny-ni-chen-chalbar-kes-send-y-rterg-yaramyy/

     

    /

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: