erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Мошенниклар ата-ананы баласы аша алдый башлаган

Лениногорскида яшәүче 10 яшьлек кыз әнисенең 20 мең сумлык хезмәт хакын мошенникларга күчергән. Мамадышта тугызынчы сыйныф укучысы билгесез кешеләргә әнисенең картасыннан 300 мең сум акча җибәргән. Мәскәүдә яшәүче 15 яшьлек кыз да шул рәвешле әбисе белән әнисенең банк карталарын 600 мең сумга «чистарткан». Мондый хәбәрләр торган саен ешрак ишетелә. © Ватаным Татарстан

Мошенникларның кырын эшләренә үсмерләрне дә җәлеп итә башлавы күптән яңалык түгел анысы. Бу хакта гел сөйләп, язып торалар. Әмма моңа кадәр мошенниклар балаларны нигездә арадашчы итеп кулланса, хәзер инде акчаны алар кулы белән урлый башладылар. Балага әти-әнисенең акчасын күчертер алдыннан мошенниклар төрле алымнар куллана. Үсмерләрнең бер ишен социаль челтәрдә фәлән кеше белән язышуын бар дөньяга фаш итү белән куркыта, икенче берсенә компьютер уенына кирәкле бушлай валюта алырга тәкъдим итә. Һәр ике очракта да эш ата-ананың банк картасы мәгълүматларын әйтү яки балага шуннан фәлән счетка акча күчертү белән тәмамлана.

Мондый аянычлы очракларның артуына, иң беренче чиратта, ата-аналар үзләре гаепле. Юрист Роман Архипов шул фикердә.

– Бала ата-ананың банк картасына кагылырга ярамавын белеп торырга тиеш. Үсмернең үз исеменә махсус банк картасы ачып, шунда кирәкле суммада гына акча күчереп торудан да яхшысы юк. Чит-ят кешеләр белән аралашырга, аларга бернинди шәхси мәгълүмат, парольләрне әйтергә ярамавын да яхшылап аңлатырга кирәк, – ди юрист.

Татарстан Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Тимур Ашуралиев фикеренчә, бүген балаларны җәмгыятьтә генә түгел, Интернет киңлегендә дә үз-үзеңне дөрес итеп тотарга өйрәтергә кирәк.

– Бүген олыларның гына түгел, балаларның да социаль челтәрләрдә үз сәхифәсе бар. Шуңа күрә аңа иң беренче чиратта мошенниклар «вата» алмаслык итеп ышанычлы пароль куярга кирәк. Синнән нәрсәдер эшләвеңне сораган сәер СМС-хәбәрләргә дә җавап бирергә ярамый. Социаль челтәргә үзең турында артык күп мәгълүмат куярга ярамый. Алар ярдәмендә мошенник корбанын яхшылап өйрәнәчәк, аның ниләр белән кызыксынуын, ниләр яратуын белеп торачак. Шулар ярдәмендә алар соңыннан кешене куркытырга, котыртырга, янарга да мөмкин, – ди белгеч.

Дәвамы: https://vatantat.ru/2025/02/161534/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев