erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мошенниклар үзләрен укытучылар дип таныштыра башлаган

Россиядә аферистлар балаларга юнәлдерелгән яңа мошенниклык схемасын уйлап тапкан

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникация технологияләрне хокукка каршы куллану белән көрәш идарәсенең Telegram-каналында хәбәр итәләр. 

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр үзләрен укытучылар дип атап, электрон журналны яңарту сылтавы белән ата-аналарга шалтыраталар, моның өчен балаларга юлланган смс-хәбәрдәге кодны әйтүләрен сорыйлар. 

-    Раслау коды «Госуслуги» порталында гражданинның аккаунтына керү мөмкинлеген торгызу һәм алга таба хокукка каршы эшчәнлек өчен кулланыла, - диләр Эчке эшләр министрлыгында. 

erid: 2VtzqxY7mBH

Җинаятьчеләр шалтырату вакытында уку йортлары хезмәткәрләренең чын исемнәрен атарга, шулай ук дипфейкалар ясарга яки алыштырылган номерларны кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтелә. Ата-аналарга мәгълүматны дөрес элемтә каналлары буенча тикшерергә һәм мәктәп хезмәткәрләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев