erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мәрхүм булган табиб төшемә кереп, чирдән арынырга ярдәм итте»

Башкортстанның Әбҗәлил районында шаккатмалы хәл булган.

Район үзәгендә яшәүче хатынның төшенә бер ел элек мәрхүм булган табиб керә һәм чирдән терелергә ярдәм итә. Бу үзенчәлекле хәл турында ул социаль челтәрдә язган.
«Узган елның март башында Уфага кызның юбилеена бардык, ковидтан карантин юк иде әле. Шуннан соң март азакларында бар гаиләбез белән авырып киттек. Беренче булып мин авырдым, моны ковид булгандыр дип уйлыйм, чөнки өч атна чамасы каты авырдым. Дәваханага бармадык, өйдә яттык, шул салкын тиюгә, кизүгә каршы дарулар эчтек. Авыру чигенергә уйламады, дарулар ярдәм итмәде. Җәй азагынача бу авырудан азапландым, хәл юк, ис тою юк һәм башкалар.
Эш монда да түгел, авырып ятканда бер әйбер гаҗәпләндерде. Ятсаң тын алуы кыен, йоклап булмый, доктор МОМ, сөт кайнатып эчәм, тамакны сода белән чайкатып та карадым, бернәрсә дә ярдәм итмәде. Шулай бер төнне берничә минутка оеп киткәнмен. Төш күрәм, карават янында яшъли мәрхүм булган табиб Артур Гарапов килеп баскан да миңа дару суза, үзе сөйләшми, әммә шуны эч дигән кебек фәрман бирә.
Уянып аптечкадан эзләп, табып эчтем, даруның яраклылык вакыты чыгарга аз генә калган иде. Минем тын кысыла, арка авырта иде. Шул дару чыннан да килеште, ике-өч көн тирәсе эчкәч тын алуы җиңеләйде. Мин ул табибның пациенты да булмадым, дәваханәдә эшләгәнен белә идем. Хәзер исә аптырап куям, шундый могҗизалар буламы икән?»

Аскар дәваханасында баш табиб урынбасары булып эшләгән Артур Гарапов 2019 елның декабрендә мәрхүм булган. Якыннары һәм аны белүче барлык район халкы Артур Фәнил улын тик яхшы яктан гына телгә ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mrkhm-bulgan-tabib-tshem-kerep-chirdn-arynyra-yardm-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X