erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мунчада тозлы суда коендырам»: балага Инстаграмнан күз тимәсен өчен җырчылар нишли?

Күп кенә җырчыларыбыз социаль челтәрдәге аккаунтларына балалары фотоларын да куялар. Балаларына күз тиюдән курыкмыйлармы икән? Социаль челтәрләрдә бик күпләрне шул сорау борчый. «Интертат» күпләрне борчыган шушы сорауны артистларга юллады

«Догалар укып торабыз»
Җырчы Гүзәл Идрисова:

Төрле уйлар була инде. Әниләр дә һаман әйтеп тора, балаларның фотоларын интернетка куйганны бик яратмыйлар. Инстаграмның иң ошаган урыны — анда керткән фото, видеолар югалмый. Моннан теләсә кайсы вакытта кирәкле нәрсәңне тиз генә эзләп табып була.

Күз тию дигәндә, ул бит өйдә дә тияргә мөмкин. Балаларны өшкертеп торабыз. Үзебез догалар укыйбыз, мунчада тозлы су белән коендырабыз. Сәхнәдә чыгыш ясаганда киемнәренә эләктергечне (булавка) башы белән аска каратып тагып чыгара идем.

Берсендә Тынычлык бистәсендәге мәчеткә өшкертергә дип алып бардык. Күптән булды инде ул. Анда 7 мулла өшкерә, халык бик күп йөри. Кечкенәсе шуннан соң бик каты косты, гомердә дә алай булганы юк иде. Кемдер өшкергәннән соң менә шулай чистарына икән. Мин моңа бик ышандым ул вакытта. Мәчеткә без төрле җимеш, тоз, су да алып барган идек. Аларны өшкергән вакытта ачып куярга кирәк.


Балаларның конкурс алдыннан видеоларын, уйнаганнарын куймаска тырышам. Эчтә бер куркуым бар. Соңыннан гына куям фото-видеоларын.

«Балаларны күбрәк күрсәтергә кушалар»
Бәйрәмов-Гыймаева җырлы гаиләсенең төпчек кызлары Зәйнәп сторисларда бик еш күренә башлады. Бу балага күпләр сокланып карыйдыр инде. Ирексездән аңа карап, күзләр генә тимәсен инде дип уйлап куясың. Кызларның әнисе җырчы Ләйсән Гыймаева белән сөйләштек.

Күз тия дип куркып ятып булмый бит инде. Бөтен нәрсәне яшереп тә бетереп булмый. Бу хакта үземә әйтәләр дә, язалар да. Без аларны өшкереп торырга тырышабыз. Йоклап киткәч, күп очракта әтиләре дога укып ала. Куркып ята торган заман түгел.

Зәйнәпне мин күбрәк сторисларга куям, гел хәрәкәттә булган вакытын. Турыдан карап торган фотоларын куймаска тырышам.

Балаларның видеолары, алар кергән вайннар да күбрәк карала, әлбәттә. Кайберәүләр балалары өчен аерым аккаунтлар ача. Без алай итмибез. Балаларыбыз — тормышыбызның бер өлеше бит, аларсыз да булмый. «Күбрәк күрсәтегез», — дип үземә дә еш язалар.

Вайннар куеп акча эшлисез, дип язганнары бар. Аның өчен инстаграм акча түләми бит. Таңсылуның фотосессиясеннән берничә фотосын куйган идем. Анда берничә кешенең ямьсез комментарийлары аркасында аларны блокка куярга туры килде, — диде әни кеше.


«Бала елаган саен күз тигән дип утырып булмый»
Инстаграм социаль челтәрендә утыручылар Ләйләне күптән белә. Белә генә түгел, һәр яңа чыккан видеосын көтеп тә алалар, миңа калса. Күз генә тимәсен Таишевларга! Әниләре — җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова бу хакта үз фикерен белдерде:

Бөтен әти-әни дә күз тию турында уйланадыр. Яшереп тә куеп булмый бит инде ул балаларны. Күп нәрсә кешенең башындагы уйларына, күңеле тойгыларына да бәйле. Бала борчылган, елаган саен күз тигәндер дип паникага бирелеп утырып булмый.


Минемчә, балага күбрәк әти-әни күзе тия. Кеше начар булсын дип карамыйдыр дип уйлыйм. Бәлки, андыйлар да бардыр. Аллаһы Тәгалә саклый инде. Үзебез дә догалар укып торабыз.

Кайсы, нинди фото-видеоның күпме лайк җыйганын карап, чагыштырып утырганым юк. Лайклар дип исем китми минем. Бу бит шәхси битем — аккаунтым, нәрсә телим, шуны куям. Анда язган кешеләрне мин дә белмим, алар да мине белми, һәр кешенең үз фикере.

«Башкаларга кеше тормышы кызык»
Юморист, шоумен Данир Сабировның кызлары да бик популяр. Әниләре Миләүшә Сабировак:

Куркам инде. Кайвакыт күз тигәндер дип уйлыйм да, фотоларын алып атам. Күпмедер вакыт узганнан соң, тагын куям. Әни дә алай интернетка фотоларны куймаска куша. Кызларга өйдә дә догалар укып торабыз. Әни дә, мин дә, Данир үзе дә укый. Аннан мәчеткә алып барып та өшкергән бар. Төрлечә була инде.

Балалар фотосы, видеосы лайкларны күбрәк җыядыр. Гомумән, кешегә башкалар тормышы кызык бит. Менә минем әни фотога төшәргә яратмый. Аның белән бергә фото куйсам, аны да бик күп карыйлар, — диде.


«Без хорафатларга ышанмыйбыз»
Җырчы Илназ Сафиуллинның кызы ничек үскәнен инстаграмнан күзәтеп барырга була. Әти кеше кызын бик еш фотога төшерә.

Без андый күз тиюләргә, хорафатларга, юк-барга ышанучылар түгел. Шулай да кызыбызны күп куярга тырышмыйбыз. Башыннан сыйпап, бисмиллабызны әйтеп йоклатабыз. Алай кызыбызны күз тигән дип өшкертеп йөргән дә булмады.

Беренче вакытларда фотоларын инстаграмга куйгач, әти-әниләр үзләренең каршы булуларын әйтеп карадылар. Аларның да сүзләренә колак салдык, үзебезчә дә эшләдек. Кызым кечерәк чагында фотосын бик еш куя идек, хәзер сирәгрәк.

Ә лайклар кебек вак-төяккә килгәндә, күпме-азмы булуын карап тикшереп утырмыйм, игътибар да итмим. Шунысын гына әйтә алам: гаилә фотоларын кешеләр уңай тәэсир белән күбрәк карыйлар, — диде Илназ.


«Муллаларга алып барып, өшкерткәнебез дә бар»
Ә менә җырчы Эльмира Сөләйманованың балаларын инстаграмда күреп булмый диярлек. Үзенең фотларын да куярга бик яратмый икән җырчы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мин балаларымны үземнең аккаунтка куймыйм, күз тияр дим. Аннары, балаларым да фотога төшәргә яратмыйлар. Күптән түгел чыгарылыш кичәсе булды. Юк менә, төшереп булмый аларны. Җайлары туры килсә генә фотога төшәләр. Берсенең дә социаль челтәрләрдә аккаунтлары юк. Кызыма 14 яшь, улыма 7 тула, — дип сөйләде Эльмира Сөләйманова.


Җырчы Иркә дә кызларын инстаграмда күрсәтми.

Балаларны инстаграмга куярга ирем рөхсәт бирми. Ул әйткәч — закон. Үземнең дә андый теләгем юк. Бик кирәксә, иремне ничек тә булса ризалаштырыр идем.

Кечкенә вакытта була иде күз тиюләр. Бик елагач, муллага мәчеткә алып барган да булды. Болай өйдә баланы юындырып алабыз. Бала елый башласа, авылда шундый әйбер бар бит инде, аңа күз тигән, диләр. Ул инде эче авыртып та еларга мөмкин. Әни үзенчә өшкерә, догалар укый, шулай итеп баланы ничек тә тынычландыра иде. Бу инде балалар кечкенә — 3-4 айлык чакларында булды, — дип искә төшереп алды җырчы.


Җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның малайлары да инстаграм битләрендә күренгәли.

Безнекеләр зур бит инде. Мин үзем дә, Азат та дога укыйбыз. Балаларны муллалар өшкергәне дә бар. Ул һәрбер кешегә кирәктер инде дип уйлыйм. Балалар темасы күбрәк карала. Лайк өчен куймасам да, шундый нәрсәгә игътибар иткәнем бар.

Кеше төрлечә сөйли инде. Ошамаган кеше карамасын, шул гына, — диде Алсу.


Алинә Сафиуллина үзенең социаль челтәрдәге аккаунтына улының берничә фотосын урнаштырган.

Бу хакта уйлаганым да юк, белмим. Минем бала кемгә кирәк дигәндәй… Дөрес, берара күзе авыртып алган иде. Бәлки, күз дә тигәндер дип уйладым. Башка артык куймадым. Кирәк кеше мине карасын.

Минем әни дә, апалар да намазда. Алар үзләре өшкерәләр, догалар укыйлар. Әби исән чакта ул өшкерә иде, — диде җырчы әни.


«Балаларны дөньядан аерып үстереп булмый»
Тамада һәм җырчы Айгөл һәм Эльмир Җиһангировларның аккаунтларыннан карап, гаиләдә 3 бала үстерүләрен белеп була. Җырчы әнинең сторисларында балалары бигрәк тә еш күренә.

Баланың берәр фотосын куйганда, «күз тимәсә ярар иде» дип уйлап кына бетерәсең, нәкъ шул ук көнне баланың кичкә я температурасы күтәрелеп, я көйсезләнеп, йокламыйча чыккан төннәр дә булгалый. Күз тиюгә ышанам.

Балаларымны ятар алдыннан үзем белгәнчә өшкерәм: белгән сүрәләрне укыйм. Иң беренче чиратта шуларның көченә ышанам. Аллаһ сакласын инде. Барысына да якты уйлар белән, позитив юнәлештә карарга тырышам. Дөньясы шуңа корылды инде хәзер. Аларны беркемгә дә күрсәтмичә, дөньядан аерып үстереп булмый бит. Балалар шуңа яраклашып үсәргә тиештер дип уйлыйм, — диде Җиһангировлар.


Лайкларның күплеген карап утырмыйм. Озак кына вакыт балалар фотоларын куймый торсаң, аларны да хәйран гына карыйлар. Хәзер кешене бала белән генә кызыксындырып караулар җыеп булмый. Инстаграмның үзенең таләпләре дә көннән-көн арта бит, — диде Айгөл.

«Көнче кешеләр арасында йөрмәскә тырышыгыз»
Күз тиюдән ничек сакланырга һәм нинди догалар укырга кирәклеген Казанның «Туган авылым» мәчетенең имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан сорадык.


Күз тиюнең нигезендә баланымы, әйбернеме күбрәк ярату ята. Шушы нигъмәт өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтмәү. Син бу дөньядагы берәр нәрсәне күбрәк ярата башлап, шушы әйбер аркылы дөньяга бәйләнәсең һәм Аллаһы Тәгаләгә шөкер әйтмисең, аны икенче планга куясың икән, Ходай син яраткан әйбергә кимчелек бирә. Балаң авырып китә, әйберең ватыла яки бозыла, ягъни Аллаһы Тәгалә ничек тә синең игътибарыңны үзенә җәлеп итәргә тели.

Күз тимәсен өчен, беренчедән, балаларны бик матур итеп киендерергә кирәкми, кешенең күзе төшәрлек булмасын.

Икенчедән, кешеләр күп җыелган җирдә, бигрәк тә көнче, диннән ерак булган кешеләр арасында бик йөрмәскә тырышырга кирәк.

Өченчедән, үзеңә дә балаларыңа сокланып карарга кирәкми. Күп очракта чит кешегә караганда әти-әни үзе күз тидерә. Артык мактыйлар, артык сокланалар.

Дүртенчедән, бу бала Аллаһы Тәгаләнең бүләге һәм бу баланы ул шулай матур, тәрбияле, яхшы итеп яраткан, дип Ходайга шөкер кылырга, рәхмәт әйтергә кирәк. Монда синең катнашың юк. Берәр матур әйбер күреп, «сөбханаллаһ, машаллаһ» дип әйтәбез, ягъни Аллаһны мактыйбыз, баланы түгел. Менә шулай иткәндә күпмедер дәрәҗәдә күз тиюдән сакларга була.

Мондый хәл туган икән, күз тиюдән дога укыла. Аннан соң баланы юындырып алырга кирәк. Иң яхшысы — күз тидергән кеше юынган су белән юындыру. Кешесе билгеле булмаса, су белән яисә дога укылган су белән юындырырга кирәк. Динне, догаларны белгән һәркем укып, баланы өшкерә ала: әтисе дә, әнисе дә.

Гадәттә, «Фатиха» сүрәсе, «Аятел-көрси» һәм Коръәннең соңгы 3 сүрәсе белән укып өшкерәләр. Берсен генә укысаң да җитә, бөтенесен укысаң, яхшырак инде.

Балаңның фото яки видеосын төрле социаль челтәрләргә куйган очракта, мәсәлән, караган кеше дә күз тидермидер, күбрәк әти-әни күзе төшәдер. Ул бит баласына соклана, горурлана, аның белән мактанырга тели. Аннары көнчеләр дә, балалары булмаган кешеләр дә бар. Алар аңа көнләшеп тә карарга мөмкиннәр. Көнчелек - ул инде икенче зыян, — дип аңлатты хәзрәт.

 https://intertat.tatar/news/showtime/03-06-2021/munchada-tozly-suda-koendyram-balaga-instagramnan-k-z-tim-sen-chen-yrchylar-nishli-5825194

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X